

Илебез зур. Җирләр, шөкер, җитәрлек. Ләкин аның бүген, кадерсезләнеп, чүп басканнары да бихисап. Ә бит җирнең һәр карышы, адымы, метры өчен дә сугышкан заманнар булган. Тарихтан билгеле булганча, туган ягым Илештә Йонны авылының сугыш чукмарлары күрше Рсайның гаярь ирләре белән ике арадагы ызан буенда күсәк белән бер-берсенә каршы чыкканнар. Юк, алай ук дошманлашмаганнар, хәтта кызларын бер-берсенә кияүгә биргәннәр, ләкин биләмә җирләренең бер карышын да бирмәгәннәр. Җир мәсьәләсе, ул, мин сиңайтим, кыз бирү генә түгел!
Бүген дә без кайбер авылларда ике күршенең җир бүлешә алмыйча ызан буенда сүзгә-сүз килүе, талашуы, хәтта сугышуы, дошманлашуы, судлашып йөрүе хакында ишетеп торабыз. Аннары, ниһаять, аңлашып килешкәч, шул ызанга утырып, “Кешегә ике метр җир җитә бит, күрше! Тату гына, матур гына яшик әле!” – диешә-диешә, чәкәштереп, бераз йотыштырып, янәшәдәге түтәлдә үскән кыярны кетердәтеп, тәмәкеләрен көйрәтәләр.
Ә низаг нилектән килеп чыга соң? Шушы һәм җир бүлү, аңа хокукны рәсмиләштерүгә кагылышлы башка сорауларны без Караидел районы үзәгендә эшләп килүче “Земкадастр” җәмгыяте җитәкчесе Данис Нуховка бирдек.
Әңгәмәдәшләрем турында
Данис Рәис улы шушы һөнәренә гомере буе килгән, дисәк тә була. Яугилде авылы урта мәктәбен тәмамлагач та ул Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында җир төзелеше белгечлеге буенча укый. Туган районына кайтып, җиде ел шул юнәлештәге комитет каршында эшләп килүче һәм элекке федераль “Роснедвижимость” агентлыгына караучы “Землемер” муниципаль предприятиесенең Караидел һәм Аскын районнары буенча 5нче территориаль бүлеге начальнигы, баш инженеры вазыйфасын башкара. Шул арада Башкорт дәүләт аграр университетын читтән торып тәмамлый. Әлеге оешма “Росреестр” итеп үзгәртелгәч тә шул ук оешмада баш белгеч-эксперт булып, бүлек начальнигы вазыйфасын башкара. Әлеге вакытта, Караидел авыл Советы депутаты буларак, иҗтимагый эшчәнлек тә алып бара.
Дәвеш авылы сылуы Гөлчәчәк Ринат кызы, урта белемне Кортлыкүл мәктәбендә алганнан соң, тугандаш Татарстанның Яр Чаллы шәһәренә юллана, андагы колледжда пешекче, сатучы, кондитер һәм бухгалтер һөнәрләрен үзләштерә. Кешене Ходай йөртә, диләр бит, исәп-хисап эшенең киләчәктә кирәк буласын белгән кебек, ул да гаиләнең әлеге бизнесына алдан әзерләнгән, күрәсең.
Күрше дип әйтерлек авылларда гына туып-үсеп, районның абруйлы укытучылары Фиалка Мөслимова белән Ләлә Гәрәевада белем алып (әйткәндәй, укытучыларының һөнәри осталыгы укучыларының саф татар телендә бик чиста сөйләшүендә үк чагыла), 2003 елда танышып кавышалар. Уллары Данир әле урта мәктәпне тәмамлый, исәбе – әтисенең эшен дәвам итеп, тагын да үстереп, геология нигезләрен өйрәнү. Сигезенче сыйныфны тәмамлаган кызлары Алсу да өлкәннәрдән калышмый, әтисе кебек волейбол уйнарга ярата, төрле фәннәр белән кызыксына.
Ун ел элек үзләренең эшен ачарга тәвәккәлләп, Нуховлар җаваплылыгы чикләнгән “Земкадастр” җәмгыятен оештырган. Заманның бер-бер артлы үзгәреп торган вәзгыятенә карамастан, эш папкалары заказлар белән һәрвакыт тулы.
Кадастр хезмәте нәрсә белән шөгыльләнә?
– Сүзебез укучыга аңлаешлырак булсын өчен сезнең төп хезмәт эшчәнлегегезне ачыклап үтик әле, Данис Рәисович.
– Кыскача гына әйткәндә, җирләрне, аның аерым бер участокларының чикләрен ызанлыйбыз. Капиталь төзелеш корылмаларының, ягъни шәхси йортларның, учреждение биналарының, газүткәргечләрнең, юлларның, суүткәргечләрнең һәм башка корылмаларның техник планнарын төзибез. Кадастр эшләре башланганчы ук ызанлау проектларын әзерләп, заказчыга барлык рәсмиләштерү, законлаштыру эшләренең техник ягын башкарып бирәбез. Шуннан соң гына хуҗалары ул җирләргә, корылмаларга хокукларын терки.
Мин – эш башлаучы фермер
– Мин, мәсәлән, фермер булырга ниятләдем, ди. Иң беренче чиратта мин сезгә мөрәҗәгать итәргә тиешме?
– Әлбәттә, башта сез проектыгызны район хакимиятендә яклыйсыз, ул хуплау тапкан очракта, фәлән урыннан фәләнчә гектар җир бүлеп бирелә. Аннары шул җирләрне инвентарьлаштыру өчен безгә киләсез: кайда ул, нинди фондка карый, район, республика яисә федераль әһәмияткә карыймы һәм башкалар. Шуннан чыгып, шул дәрәҗәдәге власть органнары рөхсәте белән һәм авыл биләмәсе, хакимиятнең авыл хуҗалыгы идарәсе катнашлыгында бүленә. Ә мин ул җирләрнең торышына бәя бирәм, карта-схемаларын, сызымнарын әзерлим. Хуҗасын да ачыкларга кирәк, бәлки, ул җирләр элегрәк башка кешегә рәсмиләштерелгәндер? Монысы соңыннан мәнфәгатьләр конфликты булмасын өчен кирәк. Болар рәсми теркәлгәннән соң гына аның контуры, исәпкә куелу саны һәм кадастр бәясе барлыкка килә, монысы да мөһим, чөнки аңа салым күләме, аренда бәясе бәйле.
Ызан буенда ызгыш
– Данис Рәисович, язга чыккач, кайбер күршеләр арасында бик үк күңелле булмаган җир бүлешү, ызан чикләрен ачыклау башлана. Мондый хәлләр нилектән килеп чыга?
– Элегрәк авыл халкының җирләре, нигездә, салым органнары өчен сутыйларны исәпләүгә генә кайтып калган, без хәзер киноларда гына күргән землемерның аршин (72 сантиметр) һәм сажень (2,16 метр) таягы белән генә исәпләнгән. Кешеләр җир мәйданын инвентарьлаштырганда кадастр чикләрен ачыклап тормаган, элек ничек язып куйган булсалар, шул килеш калган. “Чикләр үзгәрү, күчү” дигән төшенчә бар.
Сез әле искә алган конфликтлы бер хәлне миңа да ачыкларга туры килде. Моның өчен бу участокларның “Росреестр”дан өземтәсен алдым, әлеге мәйданнарның координатларын компьютерга керттем һәм, GPS навигаторын кулыма алып, ул күршеләр арасындагы ызанга барып бастым. “Абзыйлар, менә – чигегез монда, бу спутник җиһазы сантиметрына кадәр төгәллек белән күрсәтә”, – дидем. Алар шулай аңлашты. Ә инде берәрсе киребеткән бәндә булса, ул чагында бу мәсьәләне суд кына хәл итә ала.
Бәдрәфкә салым юк!
– Күптән түгел, халыкның хокукый наданлыгыннан файдаланып, ихатасындагы һәр корылмага, шул исәптән бәдрәфкә дә, салым салыначак, дигән хәбәр таратканнар иде. Бу сүзләр хакыйкатькә никадәр якын?
– Ул йортыңны, корылмаларыңны ничек теркисең, шулкадәр якын, – дип сүзгә кушыла Гөлчәчәк Ринат кызы. – Бер очракны мисал буларак китерергә мөмкин. Берәү авыл йортына варис буларак хуҗа хокуклары алгач, нотариустан андагы барлык корылмаларны – йорт, мунча, гараж, хәтта зур беседканы да исәпкә куйдырткан һәм рәсми теркәгән. Бер-ике ел үткәч, зарланып килгән бу, барысына да салым түләтәләр, ди. Үзегез шулай теләдегез бит, дибез.
Бу очракта йортны гына теркәргә кирәк иде, чөнки ансыз прописка булмый, ә калганнарына хокукны теркәү кирәк тә түгел. Әлбәттә, бик кыйммәт дип уйлап, страховка эшлисең килсә, теркәтергә кирәк булачак. Шәһәр төзелеше кодексына ярашлы, нинди дә булса корылманы төзер өчен рөхсәт алу кирәк булмаса, аны реестрда теркәү дә мәҗбүри түгел.
Ташландык йортны нишләтергә?
– Соңгы елларда республикабызда авылларны төзекләндерүгә игътибар артты. Ләкин бер проблема бөтен авылларга да хас: бер череп беткән ташландык йорт бөтен урамның ямен җибәреп утыра, ә сүтәргә беркемнең дә хокукы юк! Бу очракта авыл биләмәсе башлыгы нәрсә эшли ала?
– Әйе, бу – бик зур проблема. Хокукый яктан – бигрәк тә. Ул йорт хуҗасыз да кебек, каралмый да, кайтучы да юк. Ләкин барып тотынуга әллә нинди хуҗалары пәйда була. Бездә шәхси милеккә хокук бар, берни дә эшли алмыйсың. Шул ук вакытта төзекләндерергә дә кирәк, аның ихатасында, ындырында үскән чүп үләннәре дә янгын хәвефсезлеге нормаларын боза, анда бер шырпы җитә! Шуңа биләмә башлыгы бу эшкә кушылырга да тиеш кебек. Әгәр йортның хуҗасы да, варислары да юк икән, моны суд аша эшләп, йортны, мәйданнарын авыл Советы балансына күчерергә мөмкин. Ләкин биләмә башлыклары бу эшкә кысылмауны хуп күрә, бәласеннән башаяк дигән кебегрәк.
“Папкабыз заказлар белән тулы”
– Данис Рәисович, “Земкадастр”ның эшчәнлек даирәсе Караидел районы белән генә чикләнгәнме?
– Юк, әлбәттә, теләк һәм мөмкинлекләрең булган очракта, бөтен Русия буенча эшләү хокукына иябез. Безнең күрше Аскын һәм Яңавыл районнарында, Нефтекама шәһәрендә эшләү тәҗрибәбез дә бар. Әле монда да заказлар җитәрлек, папкабыз тулы. Мин шушы һөнәрне ошатып үзләштердем, яратып эшлим, Себергә “озын акча” артыннан барып йөрмәдем, туган җиремдә кирәкле булуымны, кешеләргә файдалы эш башкаруымны аңладым. Монда безне беләләр, хөрмәт итәләр һәм һәр эшне сыйфатлы итеп башкаруыбызга ышаналар, маркабыз югары. Ә болар бик мөһим.
Район хакимияте башлыгы Айдар Әнгам улы Шәйдуллин бурыч куйганча, бездә буш ятучы җирләр булмаска тиеш. Хәзер инвесторлар да күп килә, барысына да эшчәнлек алып бару өчен җир кирәк, шуңа аларны ызанлау, законлаштыру буенча эшебез бик күп. Әлбәттә, эш гади түгел, катлаулы, ләкин кызыклы, моның белән күңел биреп шөгыльләнәбез!
– Уңышлар сезгә! Киләчәктә дә халыкка игелекле эш башкарып, рәхмәтләр генә ишетеп эшләргә язсын!
Фәнис ГӘРӘЕВ.