

Гомумән, хуҗалыкның чәчүлекләр структурасында төбәктә игелүче барча культуралар да урын алган, дип әйтергә мөмкин. Карабодайны быел йөз гектарда үстермәкчеләр. Былтырдан чәчү әйләнешендә җитен ныклы урын алды. Быел исә аны 200 гектарга җиткергәннәр. Хуҗалык җитәкчесе бу культураны бик тә файдалы дип исәпли. Беренчедән, былтыр хакы югары булды – тоннасы 60 мең сумнан артты, икенчедән, җитенне авыл тирәсендәге басуларга чәчү бигрәк тә отышлы, чөнки аның үсентеләрен мал ашамый, димәк, басуларга зыян килми. Янә табышлы культураларның иң ышанычлысы – көнбагыш. Аңа хак югары һәм тотрыклы, шуңа да быел ул 380 гектарда үстереләчәк.
Шикәр чөгендере — “Кыдаш” басуларын күптән үз иткән культура. Элекке елларда “татлы тамыр” 500 гектардан артыграк мәйданда үстерелгән, эшкәртүдә кул көче өстенлек алса да, уңыш зур була, аерым елларда гектардан 400-500 центнер бирә. Мул уңыш үстереп, “Кыдаш”ның чөгендерче-механизаторлары районда һәм республикада киң танылу ала.
Хуҗалыкта техника паркы даими яңартылып тора, шуңа да кыр эшләре оешкан төстә башкарылган. Үткән елда, мәсәлән, “Джон Дир” чәчү комплексы алынган, заманча агрегат басу эшләрендә хәлиткеч көчкә әверелгән, мәйданнарның бер мең гектары аның ярдәмендә чәчелгән.
Ә соңгы сызма культуралардан кукуруз чәчү хуҗалыкта бу өлкәдә зур эш тәҗрибәсе булган механизаторларга тапшырылган. Әсгать Кашапов һәм Илдар Мөфтахов — нәкъ шундыйлардан, алар барча сызма культураларны игүгә махсуслашкан белгечләр. Чәчкеч агрегаты машинисты Рамил Дәүләтов һәм КамАЗ шоферы Зиннур Әделгәрәев басу эшләрендә шулай ук зур тырышлык сала.
Механизаторлар чәчүлекләрне тәрбияләүгә дә керешкән. Ике Руслан – Гәрәев һәм Әхмәтшин махсус агрегатта химик утау алып бара, без хуҗалыкта булганда бу эшне алар 200 гектарда башкарган да иде инде. Гомумән, механизаторларга мәшәкать арта. Мал азыгы хәзерләү агрегатлары печән чорына әзерләп куелган. Быелгы яңгырның файдасы зур булды, болыннарда үлән күзгә күренеп күтәрелде. Тоташ алганда, күпьеллык үләннәр 30 гектарны били, янә дә судан үләненә өметләр зур.
Хуҗалыкта маллар ишле, сыерлар һәм башмаклар, мәсәлән, 600 баш тирәсе. Өч сөтчелек фермасындагы терлекләр май башында җәйләүләргә чыгарылган. Яшел үләнгә күчү белән савымның артуы да күзәтелә, тәүлегенә бер сыерга 15-20 килограмм сөт савып алына. Хәзерге чорда эшкәртүчеләргә көненә 5 тонна сөт озатыла.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Бүздәк районы.