+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
15 июнь 2022, 10:22

Республика «Пегас-Агро» компаниясе белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәк

Бүген Петербург халыкара икътисади форумында мөһим документка кул куелды.

Республика «Пегас-Агро» компаниясе белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәкРеспублика «Пегас-Агро» компаниясе белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәк
Республика «Пегас-Агро» компаниясе белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәк

Бүген Петербург халыкара икътисади форумында Башкортстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен заманча һәм югары җитештерүчәнле техника белән тәэмин итү буенча «Пегас-Агро» предприятиеләре белән хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Документка имзаларын республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов һәм «Пегас-Агро» компаниясе генеральный директоры Светлана Линник куйдылар.

Килешүне имзалау тантанасына кадәр булган очрашуда яклар агросәнәгать тармагын модернизацияләү өлкәсендәге актуаль бурычларны бергәләп хәл итәргә килеште.

- 2019-21 елларда гына да республика аграрийлары 28,6 миллиард сумлык техника һәм җайланмалар сатып алды, - диде Илшат Фазрахманов. - Шушы елларда төбәкнең агросәнәгать комплексының техник паркы 10 мең берәмлеккә диярлек яңарды. Биредә АПКның техник паркын яңарту буенча республика программасы зур роль уйный, аның буенча республика бюджеты чыгымнарның яртысын каплый. Болар барысы да, һичшиксез, тармактагы барлык технологик операцияләрне оператив үткәрергә ярдәм итә. Язгы кыр эшләренең беренче көннәреннән башлап, безнең аграрийлар «Пегас-Агро» компаниясенең үзйөрешле сиптергечләрен актив файдаланды. Бүген без барлык республика аграрийлары өчен дә ташлама турында килештек. «Пегас-Агро» Башкортстанның агросәнәгать эшчәнлеге субъектлары өчен ташлама бирә. Прайс-лист шартнамәсен төзү көненә гамәлдә булган «Туман» үзйөрешле сиптергечләрнең барлык модельләренә килешү төзегән көнгә гамәлдә булган «Росагролизинг»ның яңа ташламалы шартлары белән берлектә бу безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бик яхшы шартлар тудырачак. Без үзйөрешле сиптергечләр паркын 500 берәмлеккә җиткерергә планлаштырабыз.

Светлана Линник Башкортстанны компаниянең төп партнеры дип атады.

- Әлегә без елына 1000 машина җитештерәбез, - диде ул. - Шул ук вакытта ике ел эчендә Башкортстан аграрийлары гына да бездән "Туман" модельләр рәтеннән үзйөрешле 150 сиптергеч сатып алды. Һәм ел ахырына кадәр тагын 50гә якынны алырлар, дип уйлыйм. Тиздән без яңа заводны эшләтеп җибәрәбез һәм елына 2,5 мең машина чыгарачакбыз.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас