Авыр чорда, 90нчы елларда башладык бу эшне. Башта кәбестәне өй янындагы бакчада үстердек. Аннан соң ташландык бакчаларны алып, эшкәртеп, төрле-төрле сортлар белән эшли башладык. Шуннан соң бик уңыш-лы җир алдык. Суы да якын. Шулай итеп, яшелчәчелек белән ныклап шөгыльләнә башладык, – ди алар.
Хәзер инде бу гаилә кәбестә, кишер, чөгендерне күпләп үстерә. Шулай ук өченче ел рәттән бакча чәчәкләре үсентеләре үстерү белән шөгыльләнәләр. Кәбестәләре төрле сорттан.
– Бәрәңге, суган, помидор һәм кыяр үстерәбез. Җылы теплица да бар. Үсентеләргә нәкъ менә җылы теплица кирәк. Аны җылытып, кәбестә һәм чәчәкләрне кассеталарга чәчәбез, аннары инде салкынрак теплицаларга күчереп утыртабыз. Көн җылынган саен, салкынга күчерә барабыз, – ди Хуҗиннар.
Зинфира апа сүзләренчә, иң талымлы яшелчә – кәбестә. Бәлки шуңа да халык аны утыртмыйдыр. Бу хакта Зинфира апаның үз фикере.
– Кәбестә үстерергә теләгән кешегә курыкмаска һәм аны кассетага чәчәргә киңәш итәм. Элек кәбестәне туфракка чәчәләр иде. Аны яңадан күчереп утыртып, тамырын йолкып, ашламага манып үстерәләр иде. Ә хәзер 144 данәле кассеталар бар. Тамыры шунда кала, аласың да утыртасың. Чәчкечебез белән ике рәт утыртып барабыз.
Аларның бер бакчасында гына да 30 мең төп кәбестә үсә булып чыкты! Моның өчен күпме көч түгәргә кирәк! Зинфира апа әйткәнчә, корткычлар кәбестә уңышына зыян китерергә мөмкин, шуңа корткычларга каршы көрәшне дөрес алып бару зарур.
– Узган ел авыррак булды. Эсселек комачаулады, – ди ул.
Хуҗиннар 4-5 төрле голланд сортлы, төсле кәбестә үстерә, брокколи да чәчәләр.
– Кәбестәнең яхшы үсүен теләсәң, аны гел карап торырга кирәк. Шул гына. Без тукландырабыз да. Ашламаны яфрактан да, тамырдан да бирәбез. Шунсыз булмый, – ди Зинфира апа. — Нигездә, кәбестәгә су кирәк. Кәбестә өчен идеаль температура – 18-22 градус. Иртә өлгерүче сортларны кассеталарга февральдә чәчә башлыйбыз. Артыгын үсә башласа, тоткарлык булсын өчен салкынга чыгарабыз. Җир өлгерүгә дә бәйле бит ул. Май ахырында үсентеләрне җиргә чыгарып утыртабыз. Көзен көннәр суыта башлау белән җыеп алабыз. Тир түгеп үстерелгән уңышны район базарларында, ярминкәләрдә сатабыз. Тозлы кәбестә, чөгендер һәм кишер салатлары ясап та сату итәбез.
“Уңганнарга уңыш елмая” диләр. Хак сүзләр. Хуҗиннар тырышлыгы белән ел саен мул уңыш үстерә. Хезмәте белән районыбыз данын арттыручы булдыклы кешеләрнең эшләре киләчәктә дә гөрләп барсын!
Гөлназ Хуҗина.
Борай районы.
Фото: Г.Хуҗина.