+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
21 июнь 2022, 10:41

Авыл хуҗалыгына 3,7 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән

Республика федераль дәүләт програмаларында да актив катнаша.

Авыл хуҗалыгына 3,7 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгәнАвыл хуҗалыгына 3,7 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән
Авыл хуҗалыгына 3,7 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә Хөкүмәт утырышында “Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасына үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карадылар.

Андрей Назаров, санкция басымы шартларында азык-төлек хәвефсезлеге мәсьәләсе аеруча актуальләшә, дип ассызыклады. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең төп бурычларыннан берсе - халыкның һәм эшкәртү тармакларының ихтыяҗларын исәпкә алып, продукция җитештерү балансын тәэмин итү.

- Бүген безнең игенчеләр чәчү кампаниясен уңышлы төгәлләде. 2 миллион гектардан артык сабанашлык культуралары чәчелде. Республика аграрийларына 3,7 миллиард сум дәүләт ярдәме бирелгән, бу планның 90 процентын диярлек тәшкил итә. 7 миллиард сумнан артык ташламалы кредитлар җәлеп ителде. Машина-трактор паркын яңарту буенча актив эш алып барыла, инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла, - диде Премьер-министр.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Башкортстан авыл хуҗалыгын үстерүнең федераль дәүләт программасында актив катнаша. Ел саен Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы республикага акча бүлә һәм максатлы күрсәткечләрне билгели. Шуңа бәйле рәвештә авыл хуҗалыгын үстерүнең гамәлдәге региональ дәүләт программасын планлы рәвештә актуальләштерергә кирәк.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас