+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
22 июнь 2022, 06:55

Бәйрәм түрендә - икмәк!

17 июньдә «Башкортстан продуктлары» проекты дипломанты булган "21нче икмәк заводы" җәмгыяте Чакмагыш районында үткән Сабантуйда катнашты.

Бәйрәм түрендә - икмәк!Бәйрәм түрендә - икмәк!
Бәйрәм түрендә - икмәк!

- Төбәк җитештерүчеләренең сыйфатлы товарлары төрле дәрәҗәдәге республика бәйрәмнәренең традицион кунагы булып санала, шуңа күрә урындагы продукция чараларда катнашучыларның игътибар үзәгендә тора, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

"21нче икмәк заводы" җәмгыяте икмәк-күмәч, кондитер эшләнмәләре һәм куасларның киң ассортиментын җитештерә. Предприятие продукциясе азык-төлек һәм эчемлекләр өлкәсендә абруйлы конкурслар бүләкләренә ия. Завод эшләнмәләре халык ышанычын яулады һәм сатып алучылар арасында популярлык казанды.

Сабантуй өчен "21нче икмәк заводы" җәмгыяте хезмәткәрләре үзләренең традицион товарларын һәм яңа төрләрен әзерләде.

Сабантуй дустанә атмосферада һәм республика чарасын үткәрүнең иң яхшы традицияләрендә узды.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас