2021 елда дәүләт лизинг компаниясе республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 2,1 миллиард сумлык техника китергән.
- Чәчү кампаниясе вакытында, авыл хуҗалыгы техникасы паркын актив яңарту аркасында, аграрийлар тәүлегенә 130 мең гектарга кадәр чәчә алдылар, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
- Бүген, терлек азыгы хәзерләү кызган чакта да, авыл хуҗалыгы техникасы паркын актив яңарту хисабына эш тизлеген арттырырга планлаштырабыз. Сүз дә юк, бу мәсьәләне хәл итүдә «Росагролизинг» ташламалы программалары зур роль уйный.
2022 ел башыннан бирле республика аграрийлары «Росагролизинг»ка 2,3 миллиард сумлык гариза тапшырган. 283 берәмлек техника белән тәэмин итүгә 1,9 миллиард сумлык килешүләр төзелгән, - диде ул.
Фото: pravitelstvorb.ru