

"Безнең республикада бакча яны һәм бакча участокларында, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бәрәңге һәм яшелчә культуралары үстерүнең яхшы потенциалы бар.
Бүгенгә шәхси секторда барлык яшелчә һәм бәрәңгенең 86 процентка якыны җитештерелә.
Бакча участокларында яшелчә культураларын үстерүне стимуллаштыру өчен бүген берничә чара кабул ителде:
Беренчедән, Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан яңа ярдәм чарасы расланды! Киләсе елдан карар үз көченә керә, «үзмәшгульләр» буларак рәсмиләштерелгән гражданнар да бакчаларында һәм бакча участокларында җитештерелгән һәм үстерелгән яшелчә һәм бәрәңгегә субсидия ала алачак.
Үз-үзләренә эшләүче гражданнар өчен субсидияләүнең ике юнәлеше күздә тотыла:
1. Яшелчәләр һәм бәрәңге орлыкчылыгына. Яшелчә һәм бәрәңгенең элита орлыкларын максатчан үстерүче һәм сатучы кешеләр өчен ставка 1 гектарга исәпләнәчәк.
2. Азык-төлек максатлары өчен бәрәңге һәм ачык грунт яшелчәләрен җитештерүгә һәм сатуга ставка бер тоннага якынча 4 мең сум тәшкил итәчәк (чыгымнарның якынча 30 проценты).
Икенче юнәлеш - кече эшкуарлыкны үстерү гомумдәүләт проекты кысаларында халык хуҗалыклары өчен яшелчә һәм бәрәңге орлыкларын сатып алуны аванслау (үз-үзенә эшләүче гражданнар статусы белән). Эшкәртүче һәм "үзмәшгуль" граждан арасында "Агроконтракт" төзелә. Үстерелгән продукцияне сатканнан соң, дәүләт «үзмәшгульлек» өчен орлык сатып алу чыгымнарының 50 процентын компенсацияли (ләкин бер эшкәртүчегә 5 миллион сумнан артык түгел).
Өченче юнәлеш - бакчачылык ширкәтләре эчендә кирәкле инфраструктура булдыру.
Бу максатка ирешү өчен без 32 муниципалитет белән хезмәттәшлек оештырдык, аларда коммерциягә карамаган бакча ширкәтләре бар", - диде бүген оператив киңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Фото: flo.discus-club.ru