+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
8 июль 2022, 15:12

"Җаваплы аграрийларга ярдәм итәргә әзербез"

Радий Хәбиров Бөре районына сәфәре барышында «Дудинские продукты» агросәнәгать предприятиесендә булды.

"Җаваплы аграрийларга ярдәм итәргә әзербез""Җаваплы аграрийларга ярдәм итәргә әзербез"
"Җаваплы аграрийларга ярдәм итәргә әзербез"

Бүген Бөре районына эш сәфәре кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Дудинские продукты» агросәнәгать предприятиесендә булды.

Шәхси эшкуар Андрей Дудин 14 елга якын авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, ит ярымфабрикатлары, казылык әйберләре, икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре, сөт продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Предприятиедә 150 хезмәткәр эшли.

Товар ассортиментында - колбасаның 100дән артык төре һәм затлы ит ризыклары, 150 төрле икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре. Җитештерелгән продукцияне «Башкортстан продукты» билгесе белән тамгалыйлар һәм Бөре кибетләренә, шулай ук мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә һәм Уфа сәүдә нокталарына китерәләр.

- Без бер урында басып тормыйбыз, ә җитештерү куәтләрен даими киңәйтәбез, - диде Андрей Дудин. - Сөт юнәлешен үстерәбез - 200 савым сыеры тәүлегенә 2,5 тонна сөт бирә, шуннан каймак, эремчек, акмай ясыйбыз. Продуктлар җитештерүнең һәр этабы - аттестацияләнгән лаборатория контролендә.

Башкортстан Башлыгы чыгарыла торган продукциянең сыйфатын югары бәяләде.

- Сез бик яхшы продукция җитештерәсез, аны гамәлгә ашыру өчен зур шәһәрләрдә яңа сәүдә нокталары ачарга кирәк. Уфадан башлагыз, - дип тәкъдим итте Радий Хәбиров. - Ә без җаваплы эшкуарларга ярдәм итәрбез.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас