+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
12 июль 2022, 05:20

Яланнарда печән исе

Республика аграрийлары кояшлы көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша.


Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов республиканың авыл хуҗалыгы предприя­тие­ләре буенча эш сәфәрен дәвам итә. Бу юлы аграр ведомство җитәкчесе Балтач, Аскын, Караидел районнарында булды. Балтач районында Илшат Фазрахманов “А7 Агро-РБ”, “Правда”, “Богдан”, “Россия” предприятиеләре кырларын карады. Әлегә бу районда мал азыгы культуралары мәйдан­нарының дүрттән бер өлеше чабылган.

— Безнең республика зур һәм климат та төрлечә, төньякта бүген көньяктагыга караганда салкынрак, яңгырлар күбрәк, — диде вице-премьер. — Бүген фермерлар кырда эшләр алып бару өчен кояшлы көннәрне көтеп алалар. Печән, сенаж хәзерләү бара, яхшы яшел масса белән силос салуга керешербез, дип ышанам. Төньякта зур булмаган пред­приятиеләр, фермерлар яхшы үсеш ал­ганлыгы күренеп тора, без авылда кече бизнеска грант ярдә­менең нәтиҗәлелеген күрәбез. Грант алган фермерлар бүген яхшы уңышларга ирешә.
Аскын районында Илшат Фазрахманов рапс культурасын эшкәртү, рапс мае һәм “Олеокемикс” җәмгыятенең түп җитеш­терү буенча май-экстракция заводы эшен бәяләде, шулай ук район үзәгендә авыл хуҗалыгы һөнәри колледжында булды, анда ул укуын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырды.
— Быел без яшьләрнең позициясе шактый актив булуын күрәбез, күпләр укудан соң авылда калырга, үз эшләрен булдырырга омтыла, — диде Илшат Фаз­рахманов. — Без һәр районда агро­классларның булуын, мәктәп эскәмия­сеннән республика АПКсы өчен максатлы һәм дөрес әзерлекнең башлануын телибез. Шулай ук Илшат Фазрахманов “Төлгез” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшчәнлеге белән танышты. Биредә сөт заводын, мал чалу цехын эшләтеп җибәрү һәм ит эшкәртү буенча проект гамәлгә ашырыла.
Чыннан да, җәйнең һәр көне кадерле һәм республика аграрийлары аның һәр сәгатен нәтиҗәле үткәрергә тырыша. 4 июльгә күпьеллык үләннәр 191 мең гектарда чабылган. 110 мең тонна печән, 521 мең тонна сенаж, 1000 тонна силос хәзерлән­гән. Мал азыгы хәзерләү кампаниясен Авыргазы районы хуҗалык­ла­ры аеруча актив алып бара, алар 54 мең тоннадан артык сенаж салганнар, бу планлаштырылган күләм­нең 100 процентын тәшкил итә. Моннан тыш, районда 2,3 мең тонна печән хәзерләнгән. Сенаж буенча шулай ук Дүртөйле (48 мең тонна), Стәрлетамак (41 мең тонна) һәм Чакмагыш (37,4 мең тонна) районнарында да яхшы күр­сәткечләр күзәтелә.
Күптән түгел Илшат Фазрахманов Туймазы, Шаран һәм Бакалы районнарында да булды. Анда да ул хуҗалык­ларда мал азыгы хәзерләү кампаниясе­нең барышы белән танышты, шулай ук җитеш­терү объектларында булды. Сәфәр барышында төп бурыч — быел терлек азыгы хәзерләүнең үзенчәлекләре белән танышу, аграрийларны борчыган проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтү.
Туймазы районында Илшат Фазрахманов “Нерал-Матрикс” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды, сенаж салу барышы белән танышты. Моннан тыш, ачык һәм ябык грунтта (“Века”, “Радсаф”, “Миләш” предприятиеләре) яшелчә җитештерүчеләр белән дә очрашты. Дәүләт ярдәме чаралары, шулай ук муниципалитетта яшелчәчелек буенча кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Кыр эшләре барышы белән вице-премьер шулай ук Шаран районында да танышты. Хуҗалыкларда мал азыгы культураларын җыю актив бара. Моннан тыш, Илшат Фазрахманов “Алмаз-Птица” крестьян-фермер хуҗалыгының йорт кошлары йомыркасын инкубацияләү проектын гамәлгә ашыру барышын карады. Инвесторлар биналар сатып алганнар, инкубатор, фермалардан, ашату, климат контроле автомат системасы булган тулы технологик комплекс төзегәннәр.
Бакалы районында аграр ведомство җитәкчесе “Устюм”, “Бакалыагро” җәм­гыять­ләрендә булды, ябык грунт яшел­чәләрен, җиләк-җимеш культуралары про­дукциясен җитештерү белән шөгыль­ләнүче Станислав Петрусевич белән очрашты, “Агро-ресурс” җәмгыя­тенең җитештерү базасын бәяләде.
Илшат Фазрахманов билгеләп үт­үен­чә, республика игенчеләре бүген актив эшли. Күпьеллык үләннәрне җыю дәвам итә. Заманча техникадан башка кирәкле күләмдә сыйфатлы мал азыгы әзерләү мөмкин түгел. Республикада яңа техниканы “Росагролизинг” компаниясеннән лизингка сатып алу, шулай ук ташламалы кредитлар алу мөм­кинлеге бар. Илшат Фазрахманов әлеге ярдәмнең республи­ка­ның авыл хуҗа­лыгын үстерүгә зур этәргеч булуын билгеләде.

Гөлия Гәрәева.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас