

Башкортстанда ашлык җыю комбайннарын алда торган уракка әзерләү төгәлләнеп килә. Бүген кырларга 3800 агрегат чыга ала яки техниканың 96 проценты.
- Июльнең өченче ункөнлегендә көзге бөртекле һәм иртә өлгерә торган сабан культураларын җыюга керешергә уйлыйбыз, - ди республика авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов. - Төбәк игенчеләренә 1 миллион 530 мең гектар бөртекле һәм кузаклы культуралар урып-җыярга кирәк булачак, шуларның 295 мең гектары - көзге культуралар, 1 миллион 235 мең гектары - бөртекле һәм кузаклы сабан культуралары. Иң мөһиме - техник модернизацияләү нәтиҗәсендә эш тизлеге елдан-ел арта бара.
Ел башыннан республика хуҗалыклары 62 яңа ашлык җыю комбайны сатып алган инде, урып-җыю башланганчы бу күрсәткеч 100 берәмлек тәшкил итәргә тиеш. Комбайннар сатып алу дәвам итә, 2022 елда төбәктә ашлык җыю техникасына йөкләнеш бер агрегатка 440 гектар туры килер, 2021 елдагы 460 гектардан кимер дип көтелә.
Башкортстан Республикасында АПКны техник модернизацияләү программасы эшли, аның кысаларында аграрийларга авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга чыгымнарның яртысын диярлек компенсациялиләр.