

2022 ел башыннан агросәнәгать комплексының 33 предприятиесе ярдәм алды. Проект шартлары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә килешүләр буенча хезмәткәрләрне укытуга, шулай ук производство практикасын узу чорында эшкә кабул ителә торган аграр югары уку йортлары студентларына хезмәт хакы түләүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүне күз алдында тота.
- Мондый мөмкинлектән республикада былтыр агросәнәгать комплексының 118 предприятиесе файдаланды, - диде авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов. - Алар ике юнәлеш буенча 441 хезмәткәргә федераль бюджеттан субсидияләр алды. Дәүләт ярдәменең гомум күләме 16,2 млн сумнан артып киткән. Быел да актив эш алып барабыз.
Ел дәвамында, КРСТ программасы кысаларында, 60 кешене уку килешүләре буенча укытырга планлаштырабыз. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 150 студент-практикантны укытуга киткән чыгымнарны кайтарачакбыз. Ике чараны да тормышка ашыру өчен 23,9 млн. сумнан артык дәүләт ярдәме салынган.
Агымдагы елдан башлап, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән беррәттән, КРСТ программасы кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиеләренә дә ярдәм күрсәтелә. Алар үз эшчәнлекләрен авыл территорияләрендә алып барулары мөһим. Шулай ук мәгариф учреждениеләре категориясе киңәйтелде, хәзер аграрийлар үз хезмәткәрләрен укытуга һәм республика колледжларыннан практикант студентларга хезмәт хакын түләүгә киткән чыгымнарны компенсацияләргә мөмкин.
Үзгәрешләр республика инициативасы буенча кертелде.