Русиядә балыкчылыкка кагылган берничә дата бар. Аның берсе Балыкчы көне буларак июльдә билгеләнә. Бездә бу даталарда яр буена чыгып балык тоту буенча ярышлар, төрле конкурслар оештыру гадәте бар.
Ни генә димә, балык тоту – ул кешелек яралганнан бирле барлыкка килгән иң борынгы шөгыльләрнең берсе. Билгеле ки, ул җир эшкәртү һәм мал асраудан күпкә алдарак барлыкка килгән. Ә инде соңрак, көймәләр, паруслы флот, пар суднолары барлыкка килгәч, балык тоту индустриягә әйләнә. Төньяк районнар өчен балык тоту иң киң таралган кәсеп, ә балык төп ризыкларның берсе булып тора. Шулай ук безнең илдә сәнәгать күләмендә түгел, бары үзе, гаиләсе өчен балык тотучылар, яр буенда кармак салып утырырга яратучылар да бик күп.
Билгеле, теләсә кайда, теләсә күпме балык тотарга ярамый. “Һәвәскәр балыкчылык турында” Закон 2020 елда көченә керде. Аның буенча җәмәгать куллануындагы сулыкларда балык тоту бушлай. Ә менә хуҗалары балык үрчетү белән шөгыльләнгән шәхси (арендага алынган) сулыкларда балык тоту түләүле.
Шулай ук күпме балык тоту да, ягъни тәүлеклек норма законда каралган, ул төрле төбәк өчен төрлечә. Бу сулыкларда вак балыкларны саклау өчен кабул ителгән чара. Ә инде әлеге законнарны үтәмәгәннәр өчен штраф каралган, ул шулай ук төрле төбәктә төрлечә. Ятьмәләр, электрокармаклар, шулай ук 10 кармактан артык кулланырга ярамый. Шартлаткыч, химик реагентлар, электр тогы куллану тыела. Гидротехник корылмалар янында һәм уылдык салган җирләрдә балык тоту шулай ук закон белән тыела. Аерым төр балыкларны тоту өчен лицензия булуы мөһим.
Башкортстан – күлләр, елгалар төбәге. Бездә озынлыгы 57366 чакрымга сузылган 12 меңнән артык елга, 550 квадрат метр мәйданлы 7900 күл һәм ясалма сулыклар, 375 буа бар. Бу исә балыкка һәм аның продукциясенә кытлык булырга тиеш түгел, халык балыкны күпләп кулланырга тиеш, дигән сүз. Әмма чынлыкта бу шулаймы соң? Кызганычка каршы, саннар безнең файдага түгел. Әйтик, медицина күрсәткечләре буенча, һәр кеше елына 18 килограмм балык ите кулланырга тиеш булса, статистика күрсәтүенчә, бу сан республикада нибары 0,7 килограмм. Моның сәбәбен иң беренче чиратта, сатуда балыкның кыйммәт булуы белән бәйләргә кирәктер. Үзебез балыклы төбәктә яшәсәк тә, аның хакы бик кыйммәт булып кала, балык күпчелек өчен – өстәлдә сирәк була торган ризык. Дөрес, моңа сатудагы балыкның күп өлеше читтән кертелгән булуы да йогынты ясамый калмыйдыр. Чөнки республика кибетләрендә сатылган балык продукциясенең нибары 4 проценты – үзебезнеке, калган 96 (!) проценты – читтән кертелгән. Үзебезнең балык дигәндә “Карман балык хуҗалыгы”, “Башкиррыбхоз”, “Балык”, “Рыбка” җәмгыятьләре һәм башка зур булмаган шәхси предприятиеләрне күздә тотарга кирәк.
“Карман балык хуҗалыгы” өлешенә елына 1500-2000 тонна туры килә. Аның зур өлеше чит төбәкләргә озатыла.
Ә бит Башкортстан балык хуҗалыгын үстерү өчен зур мөмкинлекләргә ия. Без, югарыда әй-телгәнчә, зур-зур елгалар, күлләр, буалар янәшәсендә яшибез. Әмма сулыкларның күбесе балык сәнәгатен үстерү максатыннан кулланылмый.
Балыкның организм өчен файдасын белмәгән кеше юктыр. Ул фосфорга, кальцийга, калий, натрий, магний һәм башка минералларга бай. Шуңа да кеше өчен бик кирәкле продукт. Советлар Союзында ашханәләрдә пәнҗешәмбене хәтта “балык көне” дип атыйлар һәм бу көнне бары тик балык ашлары пешерәләр, шулай “мәҗбүри” рәвештә безнең сәламәтлекне кайгырталар иде. Күп гаиләләрдә, бездә дә, мәсәлән, әти-әниләр көн дә мәктәпкә киткәнче балаларга бер калак балык мае эчертә иде. Алай гынамы, фермаларга мичкә-мичкә балык мае кайтарыла, аларны сарык бәрәннәренә эчерәләр иде, ә прессланган минтай балыгы төргәге белән тавык фермаларына озатыла, тавыкларга ашатыла иде.
Болар инде барысы да онытылды. Югарыда китерелгән саннар республика халкының балык продукциясен бик аз куллануы турында сөйли. Кибетләрдә исә элекке кебек сыйфатлы чын балык маен табармын димә, аның хәтта консервлардагысы да май түгел, суга әйләнде.
Елга-күлләрдә тотып кайткан балык – өстәлләребезгә бушлай кунган ризык булса да, аны күпләп тотам яки үрчетәм дигәндә бик күп чыгымнар таләп ителә. Шунысы да бар: хәзер балык тоту оешма-предприятиеләре дәүләтнекеннән шәхси кулларга күчеп бетте, шуңа да хакны да кем ничек тели, шулай куя, продукцияне сату бәяләре дә һәркем үзе теләгәнчә.
Соңгы елларда балык тоту күләме күренеп кимеде. Әйтик, безнең республикада гына да, статистика күрсәтүенчә, сулыкларның мөмкинлеген файдалану хәтта 40 процентка да җитми. Дөрес, республика җитәкчелеге, Авыл хуҗалыгы, Табигатьтән файдалану министрлыклары моны игътибар үзәгендә тота. Республикада аквакультура өч юнәлештә үсә: буаларда, индустриядә, “көтүлектә”. Буаларда балык үрчетүдә күбрәк карп, мәрсинлеләргә өстенлек бирелә. Әмма бүгенге көндә буалар фондының 10 проценты гына файдаланыла. Биредә мәсьәләләр бик күп: балыкларны үрчетү, азык базасы булдыру, мелиорация эшләре, катнашазыклар куллану һәм башкалар.
Индустриаль аквакультура, ягъни балык үрчетү буенча Карман балык хуҗалыгын мисалга китерергә була. Биредә карп, мәрсин, җәен, форель, шулай ук кара уылдык җитештерелә.
“Көтүлек” аквакультура балыкчылыкның иң перспективалы һәм икътисади яктан отышлы төре булуга карамастан, республикада җитәрлек дәрәҗәдә үсешми. Исеме үк әйтеп торуынча, ул табигый биопродукция куллануга бәйле. Әмма техник һәм финанс мөмкинлекләрдән чыгып, табигый сулыкларга тиешле дәрәҗәдә үлән белән тукланган балыклар җибә-релми.
Бүгенге көндә республикада балыкчылык белән шөгыльләнүче шәхси фермер хуҗалыклары, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр бар.
– Башкортстанда балык күп. Әмма һәр нәрсәнең чиге бар, һәр эштә сакчыллык кирәк. Балык үрчетү җайга салынырга тиеш. Кызганычка каршы, әлегә балыкны кыргыйларча тотучылар күп – шунысы күңелне кыра, – ди “Идел” акционерлар җәмгыяте җитәкчесе Рәзил Миргалиев.
Балыкчылар билгеләвенчә, җитди шөгыльләнсәң, балык үрчетү – катлаулы процесс, балык сатып керем алудан тыш, чыгымнар да күп: балыкларны ашату өчен савытлардан алып, камыш чабучы техника, балык чиренә каршы дарулар, инкубацион аппаратлар, матди-техник база, маймычлар, катнашазык, ашлама, дезинфекция матдәләре – барысы да кирәк.
– Элек балык тоту тыелган вакытта “Рыбнадзор” җитәкчелеге белән бергә еш кына кичке, төнге рейдларга чыга торган идек. Браконьерларны тотмый, протоколлар язмый кайткан чак юк иде диярлек. Рейдлар вакытында төрле кешеләрне очратырга туры килде: үзебезнекеләрне дә, чит төбәкләрдән дә, гади эшчене дә, түрәләрне дә, хәтта үзе закон сагындагы кеше булып та законнарны бозып ятучылар да “эләкте”. Кызганычка каршы, ятьмәләр салып, башка законсыз юллар белән балык тоту әле дә еш күренеш, – ди Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Урта Идел идарәсенең су биологик ресурсларына күзәтчелек итү һәм саклау буенча дәүләт контроле инспекторы Илшат Янбирдин. – Быелгы “Уылдык чәчү” операциясе барышында гына да республиканың төньяк-көнбатыш районнарында законсыз балык тотуга бәйле 35 протокол төзелде.
Нефтекама шәһәре янында гына балык үрчетүче хуҗалык бар. Русиядә иң зур һәм куәтлеләрдән саналганы! Карман балык хуҗалыгына 1980 елда нигез салына һәм бүгенге көндә ул иң эре индустриаль балык хуҗалыкларының берсе булып тора. Балык үстерү күләме рекорд күрсәткечләргә җитә: 1500-2000 тонна карп, 100-150 тонна мәрсин, 100-150 тонна форель җитештерелә. Шулай ук биредә башка төр балыклар: алтын форель, ак амур, Америка җәене һәм толстолобик үрчетелә.
Карман балык хуҗалыгының төп продукциясе – карп, чөнки ул Русия сатып алучысына иң кулай балык санала: майлы, итендә кешегә кирәкле витаминнар һәм туклыклы матдәләр күп. Дөрес, үстерүе озак һәм чыгымлы. Белгечләр билгеләвенчә, карпны уылдыктан товар күләменә кадәр үстерү өчен ике ел кирәк. Карман балыгы республиканың бик күп кибетләрендә сатыла.
– Безнең хуҗалык уңышлы эшләп килә һәм елдан-ел темпларны арттыра. Хәзерге вакытта предприятие Башкортстанда иң эреләрдән санала һәм Русиянең нәтиҗәле үсешүче балык хуҗалыгы предприятиеләре “өчлеге”нә керә. Планда – товар балыгы һәм балык үрчетү материалы җитештерүне киңәйтү. Бу исә район өчен яңа эш урыннары һәм урындагы бюджетка салым керемнәре дигән сүз. Продукция күбрәк “Ашан”, “Метро”, “Перекресток”, “Реал” сәүдә челтәрләре аша сатыла. Предприятие балык һәм аның продукциясе, маймычлар белән республиканың шәхси хуҗалыкларын, шулай ук, Татарстан, Удмуртия, Пермь крае, Чиләбе өлкәсен тәэмин итә.
– Предприятие тәжрибәле, тырыш хезмәткәрләргә таяна. Бездә хәтта гаилә белән эшләүчеләр дә бар. Әйтик, ирле-хатынлы Илүзә һәм Андрей Ермолаевлар озак еллар эшли. Илүзә – склад мөдире, Андрей – бригадир. Шулай ук, озак еллар эшләгәннәрдән Павел Леонтьевны әйтеп үтәр идем, ул җитәкләгән бригада һәрчак планны арттырып үти, үзе эшкә бик таләпчән, – ди Нина Евгеньевна. – Шөкер, Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы балык хуҗалыкларын коткару өчен ашыгыч чаралар күрде, үзебезнең катнашазык заводлары балык өчен азык житештерә башлады, эшебез җайга салынды, – ди ул.
Экологлар сулыкларның елдан-ел саегуын гына түгел, аларның пычрануын да билгели. Тимер, сульфатлар, марганец, бакыр, нефть продуктлары – шушы күрсәткечләр нормадан берничә тапкыр күбрәк. Бары тик Павловка сусаклагычының бер өлеше генә “чиста” сүзенә бераз туры килә
Әйе, бездәгедәй күлләр, елгалары, буалары булган республика халкына кара уылдык кына ашап ятарлык! Уылдыгы булмаса – балыгын. Әмма әлегә бу өлкәдә җайга саласы бик күп проблемалар бар. Шуларның иң мөһимнәренең берсе – сулыкларның чисталыгы. Бу мәсьәләне хәл итмәсәк – анда ашарга яраклы балыкның калуы икеле.
Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.