+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
20 июль 2022, 06:45

Онлайм режимда хезмәтләр күрсәтү үсешә

Беренче яртыеллыкта "Росреестр" идарәсе һәм Башкортстан Республикасы буенча Кадастр палатасы филиалы белгечләре онлайн режимда 1000гә якын гражданга һәм эшкуарга консультация бирде.

Онлайм режимда хезмәтләр күрсәтү үсешәОнлайм режимда хезмәтләр күрсәтү үсешә
Онлайм режимда хезмәтләр күрсәтү үсешә

- Еш кына консультацияләр кысаларында бирелгән төп мәсьәләләр "дача амнистиясе" кысаларында күчемсез милек объектларына хокукларны рәсмиләштерү, ана капиталы хисабына торак урыннар сатып алу, күчемсез милек объектларына элек барлыкка килгән хокукларны рәсмиләштерү, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтәләр алу тәртибенә кагылды. Бизнес вәкилләрен, кагыйдә буларак, арендаларны рәсмиләштерү, җир кишәрлекләрен бирү, агымдагы елда үз көченә кергән закон чыгару яңалыкларын аңлату мәсьәләләре кызыксындырды, - диде Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе Петр Клец.

Исегезгә төшерәбез, мөрәҗәгать итүчеләргә практик ярдәм күрсәтү максатларында Росреестр һәм Кадастр палатасы тарафыннан онлайн-консультант эшләнде, аның аша мөрәҗәгать итүчеләрнең барлык категорияләре турыдан-туры ведомство белгечләренә мөрәҗәгать итәргә һәм чат форматында үз сорауларына җавап алырга мөмкин. Агымдагы елның 6 аенда сервис ярдәмендә 985 уникаль диалог эшкәртелгән, алар кысаларында кулланучылардан 2968 хәбәр килгән һәм ведомство операторларының 3403 җавабы җибәрелгән.

Фото: rosreestr.gov.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас