Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәк аграрийларының урып-җыю кампаниясенә әзерлеген һәм мал азыгы запасларын формалаштыру мәсьәләләрен карадылар.
Вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр иткәнчә, планда — 736 мең тонна печән, 1,3 миллион тонна сенаж һәм 1,2 миллион тонна силос хәзерләү. Бу - терлекчелек тармагында ел ярымга исәпләнгән запас.
– Быел республика басуларында гомум мал азыгы өлеше – 740,6 мең гектар. Бу күпьеллык һәм берьеллык үләннәр, шулай ук силос культуралары чәчүлекләре, - диде Илшат Фазрахманов. – Моннан тыш, 3,6 миллион гектарга якын мәйданнарны табигый азык җирләре били.
25 июльгә төбәктә 533 мең тонна печән хәзерләнгән, бу - планның 72 проценты. Сенаж буенча күрсәткеч 1,1 миллион тоннага җиткән (планның 82 проценты).
– Моннан тыш, хуҗалыклар июль ахырында башланачак урып-җыю кампаниясенә әзерләнә башлады, - дип өстәде Илшат Фазрахманов. — Кырларга 3,8 меңнән артык комбайн чыгачак.
Урып-җыю эшләренә старт бирелә торган беренче Кыр көне 26 июльдә Зианчура районында узачак.
Башкортстан Башлыгы республика аграрийларына уңышлар теләде.
– Сезнең бурыч — чәчүлекләрне тиз һәм югалтуларсыз җыеп алу, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Ә республика техник паркны алга таба модернизацияләүдә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк.