+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 июль , 18:33

"Басу көне"ндә урып-җыюга старт бирелде

Бүген Зианчура районында "Басу көне" дигән беренче зона семинары узды. Чара, гадәттәгечә, яңа уңыш җыю алдыннан уздырыла.

"Басу көне"ндә урып-җыюга старт бирелде
"Басу көне"ндә урып-җыюга старт бирелде

Урал аръягы һәм көньякның 12 районыннан «А7Агро РБ» эре авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларында быелгы урак нечкәлекләре турында фикер алыштылар һәм авыл хуҗалыгы культураларының төрле сортлары булган тәҗрибә һәм демонстрация участокларын карадылар.

Төп игътибар, әлбәттә, үзебезнең сортларга һәм гибридларга ясалды. Әмма иң яхшы импортлылардан да беркем дә баш тартмый, шөкер, санкцияләргә карамастан, юлларын табалар, поставкалар тукталмый. Техника белән дә шулай ук. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, 2021 ел республика аграрийлары өчен рекордлы булды, сатып алынган авыл хуҗалыгы техникасының күләме 12 миллиард сумнан артып китте. Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елда узган елгы рекордны кабатлау авыр булачак, әмма бу күрсәткеч 10 миллиард сум дәрәҗәсендә булыр дип планлаштырыла.

- Бүген техника санына һәм сыйфатына күп нәрсә бәйле, урып-җыюны вакытында башкарып чыгарга кирәк. Узган ел барыбыз өчен дә сынау булды, корылык тармак икътисадына җитди зыян салды, - диде Илшат Фазрахманов. - Бүгенге уңыш сөендерә, табигать аны үстерергә мөмкинлек бирде. Хәзер барысын да югалтусыз амбарларга салып куярга һәм лаеклы бәягә сатарга кирәк. Быел ашлыкның үзкыйммәте артты. Шуңа күрә игенчеләргә түбән бәяләрдә уңышны иң яхшы чорларга кадәр җиткерү яхшырак, - диде ул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в