"Республикада уңыш җыя башладык. Бу вакыйгага символик старт бүген Зианчура районында "Басу көне"ндә бирелде. Башка районнарда да урып-җыюга керешәбез. Көзге арышны - Мәләвез районында, бодайны - Куергазы районында ура башладылар. Ә Ярмәкәй, Туймазы, Куергазы, Уфа районнарында иң иртә культураларны - көзге шепкәнне суктыра башлаганнар.
Аграрийларга 1 миллионн 757 мең гектардан бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышын җыярга кирәк булачак. Шуның 262 мең гектары - көзге бөртеклеләр һәм 1 миллионн 495 мең гектары - бөртекле һәм кузаклы сабанашлык культуралары. Быел 435 мең 631 гектарда - майлы культуралар, 44 мең 320 гектарда - шикәр чөгендере, 3 мең 900 гектарда бәрәңге һәм яшелчә үстердек.
Фаразлар начар түгел. Ләкин саннар белән белгечләр сак эш итә. Үткән елгы корылык барысын да планлаштыруга башкача якын килергә мәҗбүр итте. Әмма быел уңыш өлгерү чорында һава торышы уңай булды. Хәтта мул яңгырлар да комачауламады.
Барлык игенчеләргә тырышлык, фидакарьлек, көч-куәт һәм яхшы һава торышы телим!" - дигән бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.