+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 июль , 13:55

Авыл хуҗалыгында яңа эш урыннары арта

Агымдагы елның беренче яртысында Өстенлекле инвестпроектлар исемлегенә Башкортстан агросәнәгать комплексының 6 предприятиесе кертелгән.

Авыл хуҗалыгында яңа эш урыннары арта
Авыл хуҗалыгында яңа эш урыннары арта
2022 елның I яртысы дәвамында республиканың Өстенлекле инвестицион проектлары исемлегенә АПКның 6 проекты кертелде. Проектларның план бәясе 2,9 миллиард сум тәшкил итә, аларны гамәлгә ашыру 1,6 меңнән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

— Башкортстанда аграр инвесторларның активлыгы югары, чөнки төбәктә авыл хуҗалыгы бизнесын алып бару өчен оптималь шартлар һәм уңайлы инвестицион мохит булдырылган,— ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Бүген төбәкнең агросәнәгать комплексында гамәлгә ашыру өчен планлы инвестицияләр күләме 190 миллиард сум булган 118 проект тәкъдим ителгән. 119 миллиард сумлык 65 өстенлекле инвестицион проект актив фазада тора.

Исегезгә төшерәбез, республикада өстенлекле инвестицион проектларга дәүләт ярдәме чаралары каралган.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в