+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 июль , 10:35

“Уңыш”та мул уңышка исәп тоталар

Кырмыскалы районында урып-җыю эшен “Уңыш” җәмгыяте игенчеләре башлады.

“Уңыш”та мул уңышка исәп тоталар
“Уңыш”та мул уңышка исәп тоталар

“Уңыш” җәмгыятенең Кырмыскалы районындагы бүлекчәсенең 6нчы бригадасы 12 "АКРОС" комбайнын басуга чыгарды – биредә арпа уруга төштеләр.
440 гектарны биләгән басудагы арпа әлегә мал азыгы өчен файдаланылачак. Ул Авыргазы районына илтеләчәк һәм махсус җиһаз ярдәмендә изелеп, сенаж чокырына салыначак. Кырмыскалы районындагы бүлекчәнең 6нчы бригадасы җитәкчесе Радмир Миһранов билгеләвенчә, әлегә ашлыкның дымлылыгы - 33-35 процент. Изү өчен ул нәкъ шундый булырга тиеш. Болай эшләгәндә, бөртеклеләрдәге барлык витаминнар саклана. Җитәкче билгеләвенчә, мал азыгы мондый ысул белән хуҗалыкта быел беренче тапкыр әзерләнә. Бу тәҗрибә үзен аклар, дигән өмет белдерә белгечләр – быел кыш маллар рационында яңа сыйфатлы азык барлыкка киләчәк.
Бу җаваплы көнне басуга хуҗалыкның байтак белгечләре, шул исәптән Кырмыскалы районы авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Руслан Зиннәтуллин килеп, эшенең барышын күзәтте. Югалтулар бармы һәм нинди күләмдә, арпа сабагының озынлыгы күпме кала, әйләнеш саны, өрдерү кебек барлык нечкәлекләргә игътибар итәргә һәм техниканы көйләп җибәрергә кирәк, шул очракта гына уңышны югалтуларсыз җыеп алырга мөмкин, ди баш агроном.
Барлык техника яңа, механизаторларның да иңнәрендә зур тәҗрибә ята. Бүлекчәдә 60ка якын кеше хезмәт сала. Күпләре әлеге җәмгыятьтә икенче сезон гына эшләсә дә, барысының да хезмәт биографиясе авыл хуҗалыгы белән бәйле. Кырмыскалы районындагы бүлекчәнең 6нчы бригадасы агрономы Фәнил Әхмәтов – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Башкорт аграр университетын тәмамлагач, шул ук уку йортында укыткан. Ә җитештерү өлкәсендә тәҗрибәсе – 6 ел. Ике ел инде хезмәт юлы “Уңыш” хуҗалыгы белән бәйле. Бирегә ул Уфа шәһәреннән көн дә йөреп эшли. Белгеч әйтүенчә, басуга карап та, уңышның мул булуы көтелә. Моңа, әлбәттә, заманча технологияләр куллану зур йогынты ясый.
Беренче комбайнның бункеры тулуга КамАЗ машинасы да килеп туктаты. Алдан алынган контроль исәп буенча, бу басуда уртача уңдырышлылык гектарыннан 30 центнердан артыграк тәшкил итә.
Әлегә хуҗалыктагы иң яңа һәм әлегә бердәнбер 9 метр киңлектәге ургычлы комбайнны тәҗрибәле механизаторларның берсе - Әлфир Йосыповка ышанып тапшырганнар. Игенчеләр гаиләсеннән ул. Кечкенәдән техника белән мавыгып, барлык гомерен “Бүләк” колхозына багышлаган әтисенә ярдәмләшеп үскән. Үзе дә мәктәпне тәмамлау белән туган колхозында хезмәт юлын башлаган. 2008 елдан бирле МТСта эшләгән. Менә ике ел инде “Уңыш” җәмгыятендә хезмәт сала. Мондагы эш шартлары белән дә канәгать ул. Хезмәт хакы вакытында түләнә, техника ремонтлау белән дә җәфаланырга туры килми: әлегә бу комбайннар гарантиядә. Ватылган очракта да, бу эшләр белән ремонт бригадасы шөгыльләнә. Барлык техника чиста, кондиционерлар белән җиһазландырылган. Кыскасы, үзе әйтүенчә, әтиләре заманындагы кебек тузанга, майга батып йөрмиләр.
Туклану да хуҗалыкта яхшы оештырылган. Көненә ике тапкыр игенчеләрне яхшы итеп, ризыкны басуга алып килеп ашаталар. Төнге сменалар башлангач, өч тапкыр тукландырачаклар.
Мал азыгы өчен тәгаенләнгән арпа басуында урып-җыю эшләрен ике көндә тәмамларга ниятлиләр. Көненә куәтле комбайннар 25әр гектар җирне эшкәртергә сәләтле. Ә арпаның калган өлеше иген өчен кулланылачак. Шулай ук бер атнадан биредә уҗым культураларын - бодай һәм арыш ура башлаячаклар.
“Уңыш”та мул уңышка исәп тоталар. Иң мөһиме, һава шартлары гына яхшы торсын, ә игенчеләр һәм техника сынатмаячак.

Фото: Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас в