+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 август , 21:05

“Башкортстан продукты” проекты дипломантлары “Башкорт аты” фестивалендә катнашты

Мондый чараларда катнашу товар җитештерүчеләргә киң мөмкинлекләр ача.

“Башкортстан продукты” проекты дипломантлары “Башкорт аты” фестивалендә катнашты
“Башкортстан продукты” проекты дипломантлары “Башкорт аты” фестивалендә катнашты
«Башкортстан продукты» проектында катнашучылар үз продукцияләрен Баймак районының Граф күле буенда узган «Башкорт аты» башкорт токымлы атлар республика фестивалендә тәкъдим итте.

Фестиваль төбәктә елкычылык, кымызчылык һәм халык һөнәрчелеге традицияләрен үстерү һәм ярдәм итү өчен оештырылды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Калмыкстан Башлыгы Бату Хасиков проект дипломантлары һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең күргәзмә-ярминкәсен карадылар.

— «Башкортстан продукты» проекты дипломантларының мондый чараларда катнашуы безнең товар җитештерүчеләргә үз продуктларын киң даирә кулланучыларга күрсәтергә мөмкинлек бирә, — дип билгеләп үтте сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

Милли ит деликатеслары, башкорт традицион һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе фестиваль программасының аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фестиваль конференция һәм башкорт токымлы атларны популярлаштыруның актуаль мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл”ләрне; милли спорт төрләре буенча ярышларны; конкурслар һәм осталык дәресләрен; театрлаштырылган тамаша һәм концертларны, ат парадын үз эченә алды.

Күргәзмәдә республиканың 27 предприятиесе катнашты. Гомум табыш 300 мең сумнан артык тәшкил итте.
«Башҡорт аты» республика фестивале Башкортстанның чагу һәм истә калырлык вакыйгасы булды.


Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в