+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 август , 12:20

Сыерларны робот савачак

Мәләвез районының Салават исемендеге авыл хуҗалыгы предприятиесендә 1200 сыерга исәпләнгән роботлаштырылган терлекчелек комплексы төзеләчәк.

Сыерларны робот савачак
Сыерларны робот савачак
Проектны 28 июльдә "Инвестчас" форматында төбәкнең инвестицион комитеты утырышында карадылар, аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алып барды. Проектка инвестицияләр күләме 1,2 млрд. сум дип бәяләнә, аны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 42 яңа эш урыны булдырылачак.

- Салават исемендәге СПК - эре мөгезле терлек үрчетү, шулай ук бөртекле культуралар һәм бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче иң көчле хуҗалыкларның берсе, - диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Аларның, дөньяның иң яхшы технологияләрен кулланып, алга таба үсү теләге - бик куанычлы факт. Мондый тәҗрибәне бөтен төбәккә таратырга мөмкин булачак. Проект гамәлгә ашырылганнан соң, республикада бишенче роботлаштырылган ферма барлыкка киләчәк.

Хуҗалыкта Җиргән авылы янында роботлаштырылган саву системасы булган каркаслы абзарларны, сөт саклау һәм бүлү блогын, шулай ук ярдәмче корылмаларны ремонтларга планлаштыралар.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дүрт Delaval роботы сатып алу буенча эш башланган инде, металл конструкцияләр белән тәэмин итүчеләр һәм төзелеш-монтаж оешмалары сайлап алына. Тәүлегенә 50 тонна сөт җитештерүчәнлеге булган комплексны 2024 елда файдалануга тапшырырга планлаштыралар. 42 эш урыны булдырылачак.

"Инвестчас" нәтиҗәләре буенча проектка өстенлекле статус бирелде. Инвесторга дәүләт ярдәме чаралары сыйфатында токымлы терлек, техника һәм җиһазлар сатып алуга чыгымнарның бер өлешен кайтарачаклар.

Фото: правительстворб.ру


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в