+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 август , 12:20

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов: “Санлы технология – көндәшлек ачкычы”

Яки республиканың агросәнәгать тармагын санлаштыруны тизләтергә нәрсә комачаулый?

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов: “Санлы технология – көндәшлек ачкычы”
Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов: “Санлы технология – көндәшлек ачкычы”
“Соңгы биш елда Русиянең агросәнәгать тармагын санлыга күчерү дәрәҗәсе 20 тапкырга артты. Хәзер илебез патентланган интеллектуаль карарлар буенча үз базасын булдыруга иреште. Бүгеннән уңыш җыю юнәлешендәге автоном корылмалар булдыруны инвестицияләргә, генетика һәм селекцияне үстерүдә, югары продуктлы һәм төрле климатик шартларга бирешмәүче, орлыкка зыян китерүче корткычларга каршы торырга сәләтле сортлар булдыруда санлы технология казанышларын кыюрак куллана башларга кирәк”, – диде күптән түгел 25нче Петербург Халыкара икътисади форумындагы чыгышында “Россельхозбанк”ның Финанс технологияләрен үстерү үзәге директоры Елена Батурова.
Икътисадчы белгечләр дә әлеге фикерне куәтли. Фаразларга караганда, 2030 елга агросәнәгать комплексы IT өчен иң кызыксындыру уятучы тармакка әвереләчәк. Әйткәндәй, телгә алынган банк, дөньяда беренче булып аграрийлар өчен “Үзебезнеке. Фермерныкы” (Свое. Фермерство) дигән экосистеманы башлап җибәргән иде. Әлеге программа зур булмаган фермер хуҗалыкларына санлы карарлар һәм сервислар буенча эшне азрак югалтулар белән җайга салырга, көндәлек эшләрен автоматлаштыру ысулы белән хәл итәргә һәм үз бизнесларын үстерүдә дөрес юнәлеш сайларга ярдәм итә. 2021 ел йомгаклары буенча, мәсәлән, В2В платформасын кулланучылар саны 10 тапкырга артып, 1 миллион кешегә җиткән. Дөнья күләмендәге билгеле аграр экспертлар фикере дә игътибарга лаек. Алар, авыл хуҗалыгын санлы трансформациягә күчерү, гомумән, планетада азык-төлек җитмәү куркынычы туган бүгенге чорда, җирдә яшәүчеләрнең тормыш сыйфаты, яшәеш чыганагы ни дәрәҗәдә тотрыклы булуын билгеләячәк, ди. Соңгы хәбәрләргә караганда, дөньяда азык-төлек хәвефсезлеге энергия-ягулык проблемаларына караганда да кискенрәк була башлады.
Аграр тармакны санлыга күчерүнең беренче адымнары артта калды. Хәзер ул елдан-ел камилләшә. Бу өлкәдә эшләүче галим-белгечләр якын киләчәккә тагын да амбициозрак бурычлар куя. Аның авыл хуҗалыгына кагылышлылары аеруча кызыксыну уята. Идарә итүчесез транспорт өчен ясалма интеллект системаларын эшләү белән шөгыльләнүче халыкара компания җитәкчесе Ольга Ускова сүзләренә караганда, узган ике авыл хуҗалыгы елында “пилотсыз система”  800дән артык комбайнга урнаштырылган. Алар белән бары тик автомат идарә итә һәм шундый техника  750 мең гектар мәйданда үзаллы эш башкарган. Әлеге көндә Халыкара компания Петербург трактор заводы белән хезмәттәшлек итә. Тракторлар кеше катнашлыгыннан башка үзаллы автоматлаштырылган идарә итү системасы нигезендә эшләргә сәләтле булган дөньядагы иң беренче “корыч ат” булачак. Әлбәттә, баштагы чорда ул бары тик коммерция нигезендә файдаланылачак. Җитәкче, шулай ук, 15 елдан “пилотсыз” җиңел автомобильләр барлыкка киләчәгенә дә зур ышаныч белдерде.
Башкортстан “Санлы икътисад” гомумдәүләт программасы кысаларында соңгы өч елда федераль казнадан 363 миллион сум акча алды. Мәгълүмати технологияләрне үстерүгә республика 2019 елда – 90 миллион, 2020 елда – 120 миллион һәм узган ел 153 миллион сум акча тотынды. Башкортстан Хөкүмәте җитәкчелеге белдерүенчә, быел бу юнәлеш буенча төп игътибар агросәнәгать комплексын санлыга күчерүгә биреләчәк.
Мәгълүм булуынча, күптән түгел Русия Федерациясе Дәүләт Советының Авыл хуҗалыгы буенча комиссиясе киңәшмәсе үтте. Видеорежимда узган чарада, шулай ук, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов чыгыш ясады.
Әлеге форсаттан файдаланып, “Кызыл таң” гәзите редакциясе республиканың аграр тармагында санлы идарә итүгә күчүне үстерү юнәлешендә башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар, шулай ук, тармакта мал азыгы хәзерләү һәм урак эшләренә бәйле сораулар белән Илшат Фазрахмановка мөрәҗәгать итте.


– Илшат Илдусович, тармакны санлы идарә итүгә күчерүнең асылы нәрсәдә? Авыл хуҗалыгына яңа технология­ләр нәр­сәләр алып киләчәк?
– Әлбәттә, яна юнәлешне аграр тармак эшчәнлегендәге тарихи казаныш дип кабул итәргә кирәк. Аны гамәлгә кертү белән бәйле барлык чаралар да федераль министрлык “канаты астында” булган “Санлы авыл хуҗа­лыгы” ведомство проектында бәян ителә. Программа 2019-24 елларга исәпләнгән. Төп максаты – аграр предприятиеләрдә хезмәт җитештерү­чәнлеген 2024 елга ике тапкырга күтәрү.
Башкортстанның агросәнәгать комплексында санлыга күчү ике форматта бара. Беренчесе – шәхси бизнес-карарлар. Ул, нигездә, үсемлекче­лек, терлекчелек тармагында, продукция эш­кәртүдә, саклауда һәм логистика юнәлешендә кулланыла. Икенчесе – дәүләткә бәйле санлы карарлар. Аның тәүгесенә бәя биргәндә, әйтик, республикадагы эре һәм урта аграр предприятие­ләрнең 70 проценты үз эшчәнлегендә “санлы карар”лар белән эш итә. Ул теге яки бу тармактагы аерым санлы идарә итү, хезмәттәшлектәге карарлар белән генә чикләнми, ә эре санлы платформаларга керү өчен кооперациягә берләшүне дә күз уңында тота.
Әлеге вакытта, мәсәлән, хуҗалыклар ГИС системасын, техниканы контрольдә тоту һәм мониторинг системасы, башкарылган эшләр­нең сыйфатын билгеләргә ярдәм итүче, шулай ук спутникларны   файдалану системаларын куллануга зур игътибар бирә. Әйтергә кирәк, байтак хуҗалыкларда “Акыллы ферма” (“Умная ферма”) системасы уңышлы эшли. Яңа технология югары продуктлы малларны асрауда чыгымнарны киметергә һәм терлекләр­нең продукция бирүен арттырырга ярдәм итә. Әбҗәлил районындагы “Красная Башкирия”, Авыргазыдагы “Урожай” һәм Уфа районының “Алексеевский” аграр предприятиеләрендә терлекчелектә санлы технологияләрнең яхшы нәтиҗә бирүе күренә. Андыйлар һәр районда бар.
Үсемлекчелектә, азык сәнәгатендә санлы технологияләр үзләренең икътисади яктан гына түгел, ә җитештерүдә, кеше хезмәтен нәтиҗә­лерәк куллануда отышлы булуын күрсәтте.
Дәүләткә бәйле санлы карарлар юнәлеше турында аерым билгеләргә телим. Республи­ка­ның Санлы үсеш министрлыгы белән берлектә Башкортстанның дәүләт “Респак мәгълүмат-аналитика системасы” тормышка ашырыла башлавы да бу өлкәдә зур яңалык булып тора.
– Республикадагы “Респак” системасы белән илнең башка төбәкләренең дә кызыксынуы турында хәбәр ителгән иде. Аның эшчәнлеге нәрсәдән гыйбарәт?
– Ил төбәкләрендә аграр тармакта идарә итү, хезмәтне оештыру, сәүдә мөнәсәбәтләре һәм башка юнәлешләрне санлыга күчерү буенча шактый алга киткәннәр дә бар. Әйтик, Алтай краендагы тәҗрибәләр бик кызыклы булуы белән җәлеп итте.
“Респак” системасы чынлап та республика­ның аграр тармагы сулышын ныграк тоярга яр­дәм итә. Система оператив мәгълүматны җыеп туплый, эшкәртә һәм анализлый. Тармактагы төп юнәлеш эшчәнлеген графика-таблица ярдәмендә күз алдына бастыра. Оператив мәгълүмат 193 актив формада туплана.
“Респак”ка шәхси кабинет аша керүнең өч дәрәҗәсе бар. Ул бәйләнеш – министрлык вәкиле – муниципаль район хакимияте яисә мәгълүмат-консультация үзәге хезмәткәре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчесе. Бу система салым органы, Росреестр һәм статистика идарәсе белән бер режимда эшли.
Шунысы да игътибарга лаек: республикада авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр турында төгәл һәм тулы мәгълүмат тупларга да санлы технология ярдәм итте. Әлеге вакытта бу категориядәге 60 процент мәйданнар, ягъни 4,3 миллион гектар җир “санлы”га күчерелде.
Ничек кенә булмасын, бу яңалыкларны кертүне ашыктырып та, тизләтеп тә булмый, системалы үстерү, камилләштерү даими бара. Аның төп блоклары гамәлдә. Һәм алар министрлык дәрәҗәсендә, район хакимиятлә-рендә һәм аграр хуҗалыкларда да оперативлыкны арттырырга этәргеч бирде. Аннары, тупланган магълүматларны югалтуга яисә “урлату”га юл куелмый.
“Респак”ның мөмкинлекләре зур. Беренче­дән, без республикадагы авыл хуҗалыгы җирләре торышын контрольдә тотабыз. Икенчедән, тармакта эре аграр предприятие­ләрнең санлы “өлгерүе”нә аудит үткәрә алабыз. Өченчесе – “Респак” тупланган мәгълү-матларны анализлап, министрлык хезмәткәр-ләренә тармакта идарә итүдә төпле нигезлән­гән дөрес карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә.
Белешмә. Русиянең авыл хуҗалыгы экспертлары фикеренчә, илдә аграр тармакта санлы технологияләр базары 360 миллиард сум күләмендә бәяләнә, ә 2026 елга ул бу суммадан биш тапкыр артырга тиеш. 2021 елда, мәсәлән, беренче этаптагы “Бердәм тәрәзә” системасы тармак буенча 20 меңнән артык аналитик мәгъ­­лү­матны анализларга булышлык итте. 2024 елга әлеге күрсәткечне – 50 меңгә, 2030 елга 100 меңгә җиткерү бурычы куела.
– Санлы системаның яңа модульләр белән тулыландырылуы турында да берничә сүз әйтеп үтсәгез иде.
– Алар берничәгә җитте. Быел, мәсәлән, “Җир паспорты” кече системасын үстерүгә ныклап тотындык. Ул, гомумән, аграр җитеш­терүдә файдаланылган барлык төр җирләр турында мәгълүмат туплый. “Җир паспорты” системасы­ның янә бер үзенчәлекле яңалыгы бар: ул барлык авыл биләмәләрендә күпме умарталык һәм бал кортлары гаиләсе булуын терки һәм шул ук вакытта, басуларны химик эшкәрткәндә умартачыларны кисәтү мөмкин­лек­ләрен дә үз эченә ала. Система аша без тармакта күпме техника булуын белә алабыз һәм аларны арттыру юлларын эзлибез. Үсемлекчелек белән бәйле чәчү, үсентеләрне тәрбияләү, ашлама куллану, үсем­лекләрне корткычлардан саклау мөмкинлекләрен билгеләүдә дә телгә алынган система ярдәмгә килә.
– Илшат Илдусович, ничек уйлыйсыз: бүген аграр тармакны санлыга күчерүдә ниндидер кыенлыклар бармы? Бу өлкәдә эшләүче белгечләр җитәме?
– Авыл хуҗалыгын санлы технологиягә күчерүне без биш ел дәвам итәбез. Әйтеп үткәнемчә, эш җиңел генә бармый. Аграр ху­җалык җитәкчеләре арасында баштарак “санлы”га күчүне авырлык белән кабул итүчеләр дә булгалады. Бу – табигый хәл. Яңалыкны кулланудан баш тарту белән бәйле түгел бу, ә элекке тәртипләр белән эшләргә күнеккән хуҗалык җитәкчеләренең яңалыкны авыр кабул итүе нәтиҗәсе. Билгеле, санлыга күчү тәҗрибәләре белән чит ил үрнәкләрен дә өйрәндек, ил төбәк­ләре буйлап та һәр яңа­лыкны бөртекләп дигән­дәй җыйдык. Безнең карашка иң уңайлысы  Алтай краенда кулланылган “Респак” системасы. Без аңа үзебезнең үзгәрешләрне керттек. Хәзер ул универсаль программага ия, ягъни федераль программа­ларның кайсын алсак та җиңел синхронлаша ала.
Белешмә: Башкортстанда аграр хуҗалыкларның санлы технологиягә күчүе­нә бәйле чыгымнарының 40 процентка якыны субсидияләнә. Бу суммага, шулай ук, программа эшчәнлеген тәэмин итүче җиһазлар һәм техника бәясе дә керә.
Дөрес, IT технологияләр кертү дәрәҗәсе икътисадның башка юнәлешләре белән чагыштырганда бераз түбәнрәк. Минемчә, моның төп сәбәбе – инфраструктураның әзер булмавында, квалификацияле кадрлар әзерләү өчен һәм яңа технологияләр кертүгә “ирекле” акчаның җитеш­мәвендә.
Әлеге проблемаларны хәл итүне тизләтү максатында республикада өстәмә чаралар бил­геләнде. Сер түгел, санлы технологиягә күчүдә әзерлекле белгечләр дә җитәрлек түгел. Башкорт дәүләт аграр университеты Русиянең Фән һәм мәгариф министрлыгы грантлары буенча республика өчен белгечләр әзерләүне үз өстенә алды. “Русиянең санлы икътисад өчен кадрлар” федераль проекты кысаларында агрономия, агрохимия, туфракны өйрәнү һәм агроинженерия белгечлек­ләренә санлы технология профиле өстәлде. Моңардан тыш, югары уку йорты базасында терлекчелек, селекция юнәлешләре буенча санлы технологик проектлар гамәлгә ашырыла.
Шуны ассызыкларга телим: республика Хөкүмәте дәрәҗәсендә кабул ителгән чаралар белән генә аграр тармакны санлыга күчерүне тизләтеп булмый. Хәл ителмәгән мәсьәләләр байтак. Урыннардагы төрле категориядәге оешма-хуҗалык җитәкчеләренең мәсьәләгә җитдирәк каравы җитешми. Әлбәттә, санлы технология белгечләренең җитешмәве бүген аграр тармакка икътисадның башка юнәлеш­ләре белән бертигез көндәшлек итәргә мөмкинлеген чикли. Димәк, эш җитәкчеләрдә генә түгел, ә IT-белгечләрнең җитешмәвендә дә. Ә кече бизнеста, гомумән, кыйммәтле санлы технологияләрне сатып алу һәм аларны хезмәтләндерүнең икътисади яктан файдасы юк дәрәҗәдә, дигән фикер дә яңгырый. Мәсьәләнең икенче ягы да бар: санлы технология кулланудан баш тарткан яисә ашыкмаган аграр хуҗалыкларның гомум сәүдә базарында көндәш­лекне бөтенләй югалту куркынычы бар.
Кыскасы, аграр җитештерүчеләр шушы “бәхәсле урталык”ны үзләре табарга, хәл итәргә тиеш, дип исәплим. Ә республика Хөкүмәте, билгеләп үтүемчә, һәр башлангычны якларга һәм ярдәм итәргә әзер.
Белешмә. Исәпләүләргә караганда, тармакны санлы технологиягә күчерү кул хезмәтен автоматлаштырырга, чыгымнарны киметергә, ашлама кертүне һәм үсемлекләрне саклау чараларын оптималь­ләштерергә мөмкинлек бирә­чәк. Белгечләр фикеренчә, яңа технология продук­циянең үзкыйммәтен 25-40 процентка кадәр киметергә, уңышны 10- 15 процентка кадәр арттырырга булышлык итә.
– Илшат Илдусовч, Сезнең авыл эшчәннәре өчен иң җаваплы чорда вакыт табып, “Кызыл таң” гәзите журналисты белән очрашканыгыз өчен зур рәхмәт белдерәбез. Әңгәмәдә республикада мал азыгы хәзерләү, урып-җыю башланыр алдыннан аграрийларның кәефе, нинди уңышка өмет итүләре турында сорау бирмәсәк, сөйләшү тулы булмас кебек.
– Яз һәм җәйнең беренче ае берникадәр икеләнү тудырса да, быел игенчелек тармагы да, үсемлекчелек тә җир хуҗаларын куандырмакчы. Әмма халыкта “басудагысы түгел, келәткә кайтарылганы гына уңыш” дип әйтәләр бит. Мал азыгы хәзерләү кампаниясе оешкан төстә дәвам итә. Кышлату чорына без 730 мең тоннадан күбрәк печән, 1,3 миллион тоннадан артык сенаж һәм 1,2 миллион тонна силос туп­ларга тиеш. Бу – республикадагы һәр баш малга уртача, кимендә, 27 центнер азык дигән сүз. Аерым районнарда аны 30 центнерга җиткерү бурычы куела. Гомумән, мал азыгы хәзерләү өчен бу җәй уңайлы булды. Җәйнең беренче яртысында өзлексез яуган яңгырлар аркасында бу эш бераз соңрак башланды. Ай ахырына кадәр без печән, сенаж хәзерләү күләмен планлы дәрәҗәгә якынайттык. Мал азыгы хәзерләүдә Әлшәй, Зианчура һәм Куергазы районнары хуҗалыкла­рының оешканлыгын билгеләргә телим. Әйтергә кәрәк, Күгәрчен һәм Ярмәкәй районнары ел ярымга җитәрлек күләмдә сусыл азык запасын туплады да инде.
Традиция буенча, яңа уракка төшәр алдыннан республикада “Басу көне” зона семинарлары үткәрелә. Аның беренчесе Зианчура районында узса, калган икесе – Благовар һәм Яңавыл районнарында.
Зианчура районы хуҗалыклары “Басу көне”ндә республикада беренчеләрдән булып уракка төште. “А7 Агро РБ” агрохолдингы, мәсә­лән, 400 гектарда уҗым рыжигын суктырып алды.
Урак алдыннан шуны ассызыклау да кирәк: быел моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәдә, ягъни 12 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Әлбәттә, быел уңыш яхшы көтелә. Хәзер аны югалтуларсыз тиз арада җыеп алу бурычы тора. Сатуга килгәндә, көн­дәшлек бар. Быел ашлык җитештерүнең үзкыйммәте шактый үсте. Шуңа күрә, аграрийларга сәүдәдә иген культуралары бәясенең бераз күтәрелүен көтәргә киңәш итәбез.
Йомгаклап шуны әйтергә телим: басуларыбыз мул уңыш вәгъдә итә, әзерлегебез яхшы. Хәзер калганы уңайлы һава шартларына һәм авыл эшчәннәренең оешканлыгына бәйле. Ә без аларның һәрвакыттагыча быел да сынатмаячагына ышанабыз.
Белешмә. Быел республика аграрийларына 1 миллион 757 мең гектарда бөр­текле һәм кузаклы культуралар җыеп алу бурычы тора. Моңардан тыш, республика басуларында 435,6 мең гектарда майлы культуралар, 44,3 мең гектардан күбрәк мәйданда шикәр чөгендере һәм 3,9 мең гектарда бәрәңге һәм яшелчә уңышы өлгерә.

Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.



Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас в