+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 август , 22:05

Башкортстанга Русия авыл хуҗалыгы министры килә

5 августта Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Башкортстанга киләчәк.

Башкортстанга Русия авыл хуҗалыгы министры килә
Башкортстанга Русия авыл хуҗалыгы министры килә

"Без агросәнәгать комплексының тотрыклы эшләвен тәэмин итү, уңышны җыеп алу барышы һәм тармак өчен кадрлар әзерләү турында сөйләшәчәкбез.

Хәзер агросәнәгать комплексы темасына зур игътибар бирелә: элегрәк Президент Владимир Путин АПКны үстерү буенча киңәшмәдә чималны чит илдән сатып алуга бәйлелекне киметү кирәклегенә аерым игътибар бирде. Ул якын арада импортны алыштыруга ирешү бурычын куйды. Дмитрий Патрушев, орлыкчылык һәм селекция мәсьәләләре өстенлекле юнәлеш булырга тиеш, дип өстәде. Бу мәсьәлә белән без 2019 елдан республика һәм илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен шөгыльләнәбез.

Бу көннәрдә Благовар районында "Басу көне" фәнни-гамәли семинары уза. Безнең селекционерлар көзге арышның «Чулпан 9» сортын тәкъдир иттеләр, аны Башкорт Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында чыгардылар. Бу - көзге арышның кыйммәтле чит ил гибридларына лаеклы альтернатива. Аның уңышы гектардан 70 центнерга җитә, гадәти күрсәткеч - гектардан 30 центнер. Ашлык югары сыйфатлы икмәк пешерү һәм спирт сәнәгате өчен яхшы.

Хәзер селекционерларның көзге арыш һәм бодайның яңа сортлары эшкәртелә. Мондый арсенал белән без тиздән эчке генә түгел, тышкы базарларны да сыйфатлы орлыклар белән тәэмин итә алачакбыз. Башкортстанда урак башланды: көзге бөртекле культуралар республиканың 24 районында җыела, 12 мең гектарга якын чабылган, 10 мең тоннага якын ашлык җыелган, шул исәптән көзге арыш — 3,8 мең тонна.

Күп кенә басуларның уңышы гектардан 35-40 центнерга җитә, бу - бик яхшы нәтиҗә. Быел 4 млн. тонна ашлыкка исәп тотабыз — бу соңгы еллардагы уртача күрсәткечтән югарырак", - дип язган Премьер-министр Андрей Назаров социаль челтәрләрдә.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в