+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 август , 17:05

Благоварда Басу көне

Республикада чираттагы Басу көне Благовар районында үтте. Аграрийларның төбәк семинар-киңәшмәсе “Благовар” токымлы кошчылык заводының Кашкалаша авылы янындагы басуында оештырылды, чарада барлыгы 13 район вәкилләре катнашты.

Благоварда Басу көне
Благоварда Басу көне

Соңгы елларда урнашкан гадәт буенча, Басу көне авыл эшчәннәре бәйрәме рәвешендә үтеп, зур имтихан - урып-җыю эшләре алдыннан дәртләндерү максатында, республика дәрәҗәсендә дан казанган хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырыла.

Ныклап урнашкан гадәт бу юлы да бозылмады. Чараны рәсми ачу тантанасындагы тәбрикләү чыгышыннан соң, Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов зур төркем хезмәт алдынгыларына, Басу көнен әзерләүгә күп көч салган җитәкчеләр һәм тармак белгечләренә бүләкләр тапшырды. Алар арасында Благовар районы хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, аграр тармакка 40 елга якын гомерен багышлаган Радик Әхмәдуллин да бар иде.

Басу көне - аграр тармакта алдынгы тәҗрибә уртаклашу, үсемлекчелектә заманча технологияләр, яңа техника үрнәкләре белән танышуда нәтиҗәле мәйданчык буларак билгеле. Чыгышында моны янә бер кат ассызыклап, Илшат Фазрахманов алда торган бурычларга тукталды, урып-җыю эшләрен югалтуларсыз башкарып чыгу өчен республикада бөтен мөмкинлекләр тудырылуын билгеләде.

Семинар-киңәшмәдә катнашучыларны Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов тәбрикләде, төбәктә мул уңыш үстерелүен билгеләп үтте. Аерым предприятиеләр бөртекле культуралар уңышын җыюны башлап та җибәргән. “Благовар” кошчылык заводы, “Башагроинвест” җәмгыяте бүлекләрендә эш аеруча кызу бара.

Төбәкара чара барышында тармак белгечләре урып-җыю эшләренә әзерлекне тикшерде, Басу көненә әзерләнгән тәҗрибә участокларында игеннәрнең торышы белән танышты. Бу җәһәттән аеруча зур игътибар сабанашлык бодай үстерелгән бүлемтәләргә бирелде. Әйтергә кирәк, бу культура быел аеруча зур уңыш белән куандыра.

Быелгы урак чорын барча районнар да яхшы техник әзерлектә каршылавын да билгеләү мөһим. Благовардагы аграр чара мәйданчыгында йөздән артык заманча авыл хуҗалыгы техникасы туплануы да шул хакта сөйли.

Басу көненең янә бер үзенчәлеге булып анда Беларусь Республикасы белгечләре катнашуы да торды. Алар сызма техник культуралар, шул исәптән, җитен үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашы.

Благовар районында Басу көне ике көн дәвамында барачак. Иртәгә бирегә янә уннан артык район вәкилләре килүе көтелә.
Фәнүр Гыйльманов фотосы.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас в