

"Бер үк вакытта "Инвестчас"ларыбызга чакырылучы эшкуарларның ничек эшләвен дә карадык. «Салават исемендеге колхоз» - эре авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче. Биредә бөртеклеләр һәм майлы культуралар, бәрәңге, шикәр чөгендере үстерәләр, сөт һәм ит җитештерәләр.
2020-21 елларда предприятиедә өстенлекле инвестпроект гамәлгә ашырылды – 210 гектарга сугару системасы төзелде һәм файдалануга тапшырылды, техника һәм токымлы терлек сатып алынды. Хәзер 2024 елга кадәр планнарда -1200 башка исәпләнгән роботлаштырылган терлекчелек комплексы төзү. Моңа өстәп, терлекләрнең баш санын арттыру, сөт продукциясенең сыйфатын экстра-класска кадәр җиткерү. Бу сөт Мәләвез сөт комбинатында балалар туклануын җитештерү өчен чимал булыр дип планлаштырыла.
«Инвестчас»та әлеге инвестпроектка өстенлекле статус бирелде. Ә бүген без перспективалар турында фикер алыштык һәм уңыш төрләре турында сөйләштек. Бу тема авыл халкы өчен иң мөһиме булып тора. Әлегә барысы да әйбәт, иң мөһиме - һава торышы сынатмасын һәм яңгырлар сезонны бозмасын".