Бу зур хуҗалыкның Кырмыскалы районындагы бүлекчәсенең 6нчы бригадасы 12 АКРОС комбайнын басуга чыгарды – биредә арпа уруга төштеләр.
440 гектарны биләгән басудагы арпа әлегә мал азыгы өчен файдаланылачак. Ул Авыргазы районына ташылачак һәм махсус корылма ярдәмендә изелеп, сенаж базына салыначак. 6нчы бригада җитәкчесе Радмир Миһранов билгеләвенчә, әлегә ашлыкның дымлылыгы 33-35 процент. Изү өчен ул нәкъ шундый булырга тиеш. Болай эшләгәндә, игендәге барлык витаминнар саклана. Җитәкче билгеләвенчә, мал азыгы мондый ысул белән хуҗалыкта быел беренче тапкыр әзерләнә. Бу тәҗрибә үзен аклар, дигән өмет белдерә белгечләр – алдагы кышта маллар рационында яңа сыйфатлы азык барлыкка киләчәк.
Бу көнне басуга хуҗалыкның байтак белгечләре, Кырмыскалы районы хакимияте авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Руслан Зиннәтуллин килеп, эшнең барышын күзәтте.
Барлык техника яңа, механизаторлар зур тәҗрибәле. Бүлекчәдә 60ка якын кеше хезмәт сала. Күпләре әлеге җәмгыятьтә икенче сезон гына эшләсәләр дә, барысының да хезмәт биографиясе авыл хуҗалыгы белән бәйле. 6нчы бригада агрономы Фәнил Әхмәтов – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлагач, шул ук уку йортында укыткан. Ә җитештерү өлкәсендә тәҗрибәсе – 6 ел. Ике ел инде хезмәт юлы “Урожай” хуҗалыгы белән бәйле. Бирегә ул Уфа шәһәреннән көн дә йөреп эшли. Фәнил Равил улы әйтүенчә, басуга карап та, уңышның мул булуы көтелә. Моңа, әлбәттә, заманча технологияләр куллану зур йогынты ясый.
Беренче комбайнның бункеры тулуга КамАЗ машинасы да килеп туктады. Алдан алынган контроль исәп буенча, бу басуда уртача уңдырышлылык гектарыннан 30 центнердан артыграк тәшкил итә.
Әлегә хуҗалыктагы иң яңа һәм әлегә бердәнбер 9 метр киңлектәге ургычлы Т-500 комбайнын Әлфир Йосыповка ышанып тапшырганнар. Моңа гаҗәпләнәсе юк. Ул – иң тәҗрибәлеләрнең берсе. Игенчеләр гаиләсеннән ул. Кечкенәдән техника белән мавыгып, барлык гомерен “Бүләк” колхозына багышлаган әтисенә ярдәмләшеп үскән. Үзе дә мәктәпне тәмамлау белән туган колхозында хезмәт юлын башлаган. 2008 елдан бирле МТСта эшләгән. Менә ике ел инде “Урожай” җәмгыятендә хезмәт сала.
Туклану да хуҗалыкта яхшы оештырылган. Көненә ике тапкыр игенчеләрне яхшы итеп, ризыкны басуга алып килеп ашаталар. Төнге сменада эш башлангач, ашау өч тапкыр булачак.
“Урожай”да мул уңышка исәп тоталар. Иң мөһиме, һава шартлары гына яхшы торсын, ә игенчеләр һәм техника сынатмаячак.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.