+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 август , 21:10

Башкортстанда көзге культуралар уңышы гектардан 35 центнерга җитте

Соңгы өч ел белән чагыштырганда, бу - иң югары күрсәткеч.

Башкортстанда көзге культуралар уңышы гектардан 35 центнерга җитте
Башкортстанда көзге культуралар уңышы гектардан 35 центнерга җитте
Республикада урып-җыю кыза бара, көзге бөртекле культураларның уңышы гектардан 35 центнерга җитә. Соңгы өч ел белән чагыштырганда, бу - иң югары күрсәткеч. 2019 елда август башында көзге культураларның уртача уңышы гектарына 21,5 центнер, 2020 елда – 28 центнер, коры килгән узган елда 16,4 центнер тәшкил итте.

— Яхшы уңыш табигать рәхмәте белән генә үсми,— диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Благовар районында узган “Басу көне” семинарында. — Бездә ел саен минераль ашламалар куллану арта. 2020 елда аграрийлар - 163 мең тонна, 2020 елда – 185 мең тонна, агымдагы елда 205 мең тонна сатып алган. Минераль ашламаларны куллану югары уңыш нигезе булуы фән һәм практика белән күптән исбатланган инде.

Бүген “Басу көне"ндә теге яки бу ашламаларның демонстрацион мәйданчыкларда авыл хуҗалыгы культуралары үсешенә йогынтысын бәяләү мөмкинлеге бар. Шунда ук минераль ашламалар белән тәэмин итүчеләр белән дә аралашырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, ашлама сатып алу республика бюджетыннан чыгымнарның 70 проценты күләмендә субсидияләнә. 2020 елда бу максатларга 550 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Илшат Фазрахманов семинарда катнашучыларга тиздән 2023 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчү башлануын искәртте. Биредә дә шулай ук яхшы доза минераль ашламалар кертергә кирәк, югыйсә, яхшы уңышка исәп тотып булмый.

- Киләсе атнада яңгырлар вәгъдә итәләр, — диде ул. – Бер яктан, бу урып-җыюны туктатачак, икенче яктан, чәчү эшләре өчен яхшы булачак. Узган ел барыбызның да исендә, яңгырларны көтеп ала алмадык, кайнар, коры туфракка чәчкән идек.

 
 
Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в