+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 август , 20:46

Авыл хуҗалыгы үсештә, азык җитәрлек!

5 августта Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның һәм Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевның эшлекле очрашуы булды.

Авыл хуҗалыгы үсештә, азык җитәрлек!
Авыл хуҗалыгы үсештә, азык җитәрлек!

Яклар төбәкнең агросәнәгать комплексын һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре, урып-җыю кампаниясенең барышы, шулай ук АПКга ярдәм итүнең федераль чаралары турында фикер алышты.

- Агросәнәгать комплексы - Башкортстан икътисадының төп тармакларының берсе, ул азык-төлек иминлеген тәэмин итә. Без яңа проектларны планлаштыруны һәм гамәлгә ашыруны дәвам итәбез. Безнең уңышлар күбесенчә Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының ярдәме һәм игътибарына бәйле, - дип билгеләде Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең техник паркын модернизацияләүнең яхшы динамикасын билгеләп үтте. "Росагролизинг" төбәк субсидияләре һәм ташламалы программалары республика аграрийларына биш ел эчендә 42 миллиард сумга 15 мең берәмлектән артык техника сатып алырга мөмкинлек бирде. Бу урып-җыю кампаниясенең срокларын кыскартуга һәм АПКның һава шартларына бәйлелеген киметүгә ярдәм итте.

Шул ук вакытта Башкортстан Белоруссия техника җитештерүчеләре белән актив хезмәттәшлек итә. Әйтик, 2022 елның маенда республика Башлыгы "Уфа" индустриаль паркы мәйданчыгында булды, анда авыл хуҗалыгы җиһазлары җитештерү буенча "АМКОДОР" компаниясе җитештерү комплексы төзелә башлады.

Очрашуда Рәдий Хәбиров шулай ук Башкортстанда авыл хуҗалыгы җирләрен мелиорацияләүнең үсеш перспективаларын югары бәяләде. 2022 елдан илдә бу юнәлешкә ярдәм итү дәүләт программасы эшли башлады.

- Республиканың көньяк районнары корылыкка дучар, шуңа күрә мелиорацияне үстерү әлеге территорияләрдә үсемлекчелекнең продуктлылыгын шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Дәүләт программасы кысаларында без 2023 елда финанслауга конкурста сайлап алуда мелиорация системаларының беренче проектларын якладык инде, - диде Радий Хәбиров.

Дмитрий Патрушев Башкортстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү үсешенең яхшы динамикасын билгеләп үтте. Республикада чәчү штатлы срокларда узды. Бу атнада урып-җыю кампаниясе башланды, республика игенчеләре кирәкле ресурслар белән тәэмин ителде.

Министр, соңгы ел ярым эчендә республикада кош ите җитештерү һәм сөт саву күрсәткечләре артты, дип өстәде. Шулай ук дуңгызчылык буенча да уңай динамика күзәтелә. Бу, үз чиратында, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатенә уңай йогынты ясый. Узган елда һәм 2022 елның беренче яртысында республикада ит, субпродуктлар һәм ярымфабрикатлар җитештерү арткан.

2022 елда төбәк АПКсына дәүләт ярдәменә федераль бюджеттан 3 миллиард сум юнәлдерделәр. Авыл хуҗалыгын үстерүгә каралган акчаның 82 проценттан артыгы игенчеләргә тапшырылган инде. "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыруга Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча 900 миллион сумнан артык акча бүленгән. Дмитрий Патрушев Башкортстанның илдә авыл ипотекасы буенча алда баруын аерым билгеләп үтте. Узган ел 6 миллиард сумга 3 мең ташламалы кредит бирелгән, ә 2022 елда - 500 миллион сумга 200 кредит.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас в