+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 август , 20:48

Басуларда кызу эш бара

5 августта Республика белән идарә итү үзәгендә (ЦУР) Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Оператив штаб утырышын уздырды. Катнашучылар урып-җыю кампаниясенең барышы турында фикер алышты.

Басуларда кызу эш бара
Басуларда кызу эш бара

Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, урып-җыю эшләре барлык федераль округларда да интенсив бара. Илебез игенчеләре барлык мәйданның 27 процентын эшкәрткән һәм 55 миллион тоннага якын бөртекле ашлык җыйган.

Шул ук вакытта кайбер территорияләрдә шартлар яңгырлар, дымлылык югары булу һәм җилләр белән катлауланды. Моннан тыш, чит ил комплектлау җайланмалары белән кыенлыклар аркасында авыл хуҗалыгы техникасына йөкләнеш артты.

- Болар барысы бергә 130 миллион тонна ашлык уңышы күрсәткеченә ирешүгә куркыныч тудыра. Әлбәттә, үз базарыбызны без тулысынча тәэмин итәчәкбез, моның белән проблемалар булмаячак. Әмма планлаштырылган күләмнәргә ирешмәсәләр, 50 миллион тонналы экспорт планнарын яңадан карарга туры киләчәк. Ә бу дөнья базарында да тискәре чагылыш табарга мөмкин, - дип ассызыклады Дмитрий Патрушев.

Министр төбәк вәкилләрен уңышны сыйфатлы һәм вакытында җыеп алу өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә өндәде. Моннан тыш, киләсе елгы кыр эшләренә әзерлекне активлаштырырга кирәк. Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2023 елгы чәчү өчен субъектлар тарафыннан көнбагыш, шикәр чөгендере, соя, кукуруз, үзебезнең ил селекциясе өчен рапс сатып алу планнарын формалаштыруга кереште инде. Бу планнарны үтәү ведомствоның даими контролендә булачак.

Башкортстан Башлыгы Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән багланышларның нәтиҗәлелеген югары бәяләде. Федераль дәрәҗәдә күрсәтелә торган ярдәм төбәкнең агросәнәгать комплексы үсешенең яхшы темпларын тәэмин итте.

- Авыл хуҗалыгы - безнең өчен бик мөһим тармак. Авыл ул икътисад кына түгел. Бу безнең мәдәният, безнең традицияләр. Башкортстан халкының 40 процентка якыны - авыл кешеләре. Безнең төбәк - сөт, яшелчә, бал, кымыз, эре мөгезле терлекләр җитештерү буенча лидерларның берсе. Беренче яртыеллыкта авыл хуҗалыгы продукциясенең күләме 64 миллиард сумнан артты, бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән артып китә, - ди Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров.

Башкортстанда авыл хуҗалыгы тармагы бер урында тормый. Киң күләмле технологик модернизация бара. Биш ел эчендә 42 миллиард сумлык 15 мең берәмлек техника сатып алынган. 120 миллиард сумга 65 эре инвестпроект гамәлгә ашырылган. 2022 елның беренче кварталы йомгаклары буенча АПКга инвестицияләр 28 процентка арткан.

Быел авыл халкына федераль бюджеттан 3 миллиард 107 миллион сум акча бүленгән. Региональ бюджетта АПКга ярдәм итүгә 2,85 миллиард сум каралган.

Авыл кешеләре ташламалы кредитларга федераль бюджеттан 1 миллиард 200 миллион сумнан артык субсидия алган. Бу узган елга караганда өч тапкырга күбрәк. Шуның нәтиҗәсендә 23,3 миллиард сумлык кыска сроклы кредитлар буенча заявкалар хупланды.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас в