+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 август , 18:10

"Дмитрий Николаевичка рәхмәтлемен"

"Бүген Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Николаевич Патрушев белән республиканың уңышлары һәм агросәнәгать комплексы алдында торган мәсьәләләр турында фикер алыштык", - дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.

"Дмитрий Николаевичка рәхмәтлемен"
"Дмитрий Николаевичка рәхмәтлемен"
"Безнең республика – авыл хуҗалыгы, азык-төлек хәвефсезлеге ягыннан караганда, Русиянең терәк төбәкләреннән берсе. Бу катлаулы климат шартларына карамастан.

Башкортстан товар балы һәм кымыз җитештерү буенча илдә - беренче, сөт, сыер ите җитештерү, сыерлар һәм атлар баш саны буенча - икенче, эре мөгезле терлекләр саны буенча өченче урында тора.

Әмма федераль ярдәмнең җитди чаралары булмаса, безгә куелган бурычларны үтәү авыр булыр иде. Соңгы өч елда гына да 40 миллиард сумнан артык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдык. Бу нәрсә бирә? Безнең аграрийлар мобильләшә бара, алар киләчәкне кыю рәвештә планлаштыра ала.

Менә хәзер башланган уракны алыйк. Элек барысы да бер айга һәм аннан да күбрәккә сузылды. Хәзер, заманча техника ярдәмендә, без уңышны тизрәк җыябыз. Бездә климат шартлары катлаулы, һәм безнең өчен вакыт бик мөһим. Быел барлык уңышны 10 көн эчендә җыеп алу бурычы куелды.

Без мелиорация буенча федераль программада катнаштык. Безнең республиканың көньяк районнарында еш кына корылык була, һәм мелиорация системасы безгә хәвефләрне киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү - без катнашкан тагын бер федераль программа. Аның буенча бүлеп бирелә торган субсидияләр күләме буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында алдынгылар рәтендә. Без вакытында авылда инфраструктура һәм социаль объектлар төзергә тырышабыз һәм Башкортстанда авыл хуҗалыгы ышанычлы үссен өчен күп эш башкарабыз.

Без селекция һәм орлыкчылык белән тыгыз һәм системалы рәвештә шөгыльләнә башладык, илебез селекциясе орлыклары өлешен арттыруга зур игътибар бирәбез. Нәтиҗә буларак, быел 4 млн. тонна бөртеклеләр, 1,6 млн. тонна шикәр чөгендере һәм 500 мең тонна майлы ашлык җыеп алырга планлаштырабыз.

Аграрийларга ярдәм итү буенча республика чаралары да бар. Алар бездә саллы, яхшы уйланылган. Хәзер барысы да «Бер тәрәзә» принцибына һәм шәхси кабинетларга тоташа. Безнең эшкуарларга кәгазь белән йөгерергә һәм аларны кирәкле кабинетларга уннарча километрга илтергә кирәкми. Башкортстанда авыл хуҗалыгын санлаштыру тулы куәтенә бара.

Дмитрий Николаевичның безнең республикада программасы бик бай. Анда безнең аграр университетыбыз да, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә бар. Әле генә Башкортстан ЦУРында Федераль оператив штаб утырышы тәмамланды, анда Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм ил төбәкләренең профильле ведомстволары вәкилләре катнашты.

Дмитрий Николаевичка Башкортстанга сәфәре өчен бик рәхмәтлемен".


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в