Башкорт дәүләт аграр университеты тотрыклы рәвештә Русиянең авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләү белән шөгыльләнүче иң яхшы югары уку йортлары унлыгына керә.
Студентлар сигез факультетта белем ала. Университет комплексы үз эченә алты заманча укыту-лаборатория корпусларын, сигез тулай торак, якынча 600 гектар тәҗрибә басуларын һәм 2 мең гектардан артык урман фондына ия.
- Без агрономия, ветеринария, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, шулай ук авылда ихтыяҗ булган башка белгечлекләр буенча кадрлар әзерлибез. Шул ук вакытта безнең университет, барыннан да элек, республиканың ихтыяҗларына йөз тота, - дип сөйләде кунакларга университетның ректоры Илдар Габитов. - Безнең чыгарылышларның 75 проценты авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм оешмаларына эшкә урнаша.
Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Башкортстан мәктәпләрендә 32 агрокласс булдырылганын, анда 600дән артык бала белем алуын хәбәр итте. Дәресләр кысаларында укучылар республиканың алдынгы тармак предприятиеләренә баралар, тәҗрибә кырларына чыгалар, галимнәр белән очрашалар. Киләчәктә бу яшьләргә авыл хуҗалыгы һөнәрләре үзенчәлегенә тизрәк төшенергә мөмкинлек бирәчәк
Республикада булдырылган Евразия фәнни-мәгариф үзәге кысаларында университетта генетика һәм эмбриология өлкәсендә прогрессив технологияләр үзәге булдырылды. Аның төп бурычы – терлекчелекнең продуктлылыгын арттыру һәм импортка бәйлелек дәрәҗәсен киметү.
Үзәк югары генетик потенциалы, продуктлылыгы югары булган һәм урындагы шартларга тулысынча җайлаштырылган эмбрионнар җитештерү белән шөгыльләнәчәк. Киләчәктә Башкортстан Русиянең сөт терлекчелеге өчен эмбрионнар җитештерү буенча иң эре төбәк була ала.
Радий Хәбиров һәм Дмитрий Патрушев шулай ук ветеринария клиникасын һәм югары уку йортының консультация-диагностика үзәген карадылар.
Фото: Башкортстан Башлыгы