+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 август , 09:47

“Салават”ның уңыш сере нәрсәдә?

Авыргазы районының алдынгы хуҗалыгы кукуруз һәм соя игүдәге тәҗрибәсе белән республика күләмендә дә уртаклашырга әзер.“Салават” крестьян-фермер хуҗалыгы җәмгыяте республикада авыл хуҗалыгы культураларын игү буенча яңа технологияләрне өйрәнүдә зур тәҗрибә мәйданчыгына әверелде. Биредә елына берничә тапкыр илнең билгеле аграр предприятиеләре, фәнни учреждениеләре һәм Башкортстанның әлеге юнәлештә эшләүче галимнәре белән берлектә фәнни-гамәли семинарлар оештырыла. Краснодар галимнәренең даими катнашуы да биредә үткәрелгән чараларны елдан-ел баета.Күптән түгел аграр хуҗалыкта кукуруз һәм соя чәчүлекләрендә биологик препаратларны, биоактив ашламаларны куллану мәсьәләләренә багышланган чираттагы семинар үтте.

“Салават”ның уңыш сере нәрсәдә?
“Салават”ның уңыш сере нәрсәдә?
Җир эшкәртеп, мул уңыш алу өчен көрәш беркайчан да җиңел булмады. Билгеле, соңгы уньеллыкларда тармакны техник коралландыру, модернизацияләү дәрә­җәсе үсте. Әмма басучылыктан тотрыклы югары уңыш алу өчен алдынгы технология һәм фәнни казанышларга нигез­ләнгән агротехник чаралар да мөһим урын тота. Фәнни-гамәли семинар “хуҗа­лары” булган салаватлылар бу юнәлештә чын мәгънәсендә “басу пионерлары” булып танылды. Галимнәр белән тыгыз хезмәттәшлек һәр тармакта яхшы нәтиҗә бирә.
– Фәнни казанышларны кулланып кына басучылыкта игелгән культура­ларның генетик куәтенә салынган уңышны алып була, – ди аграр предприятие башлыгы Василий Федоров. – Чәчелгән культура­ларның яшь үсентеләре басуда ныклы үсеш һәм арытаба вегетация чорында тиешле дәрәҗәдә туклыклы матдәләр алырга тиеш. Эш барышында без шуңа инандык: элита орлык чәчеп, берникадәр ашлама кертү генә яхшы уңыш нигезе була алмый. Тиешле тәрбия булмаганда хәтта планлаштырылган табыш та алынмавы ихтимал. Менә шуңа күрә дә без басуларыбызда галимнәр белән берлектә үткәрелгән һәр чарага җитди игътибар бирәбез.
Әйткәндәй, теге яки бу культурадан югары уңыш алуда сыйфатлы орлык өлеше 25 процент тәшкил итә. Калганы – ашлама һәм үсемлекләрне корткычлардан саклау средстволары белән тәэмин итүгә, агротехник чараларның төгәл үтәлешенә һәм һава шартларына бәйле. Әгәр шушы “чылбыр”ның берсе генә өзелсә дә, үсемлек үзенең генетик куәтенә ярашлы уңыш бирә алмый.
Семинарда туган уйларны, галим буларак, җир хуҗа­ларына тәкъдим итәсе, җиткерәсе дә килә. Кызганычка каршы, аграрийлар арасында, басу культураларын вакытында чәчеп, тиешле дәрәҗәдә ашлама кертеп тә яхшы уңыш алып була, дигән ялгыш фикер яши. Озак вакытлар бу фикер илдә һәм дөньяда агрохимия фәненә нигез салган академик Д. Н. Прянишников тәкъдим иткән “туфрак – ашлама – үсемлек” схемасына таянып бәян ителде. Бу тәгълимат дөрес һәм фән дә, җитеш­терүчеләр дә әлеге аксиоманы кире какмый. Әмма соңгы еллардагы фәнни эзләнүләр һәм казанышлар шуны күрсәтте: үсемлекләрне өстәмә тукландыру аларның үсеш алуыннан башлап кирәк, алар һәрвакыт “тук” булырга тиеш. Болар үсемлекләргә басудагы эчке һәм технологик процесслар тудырган стрессларга каршы торырга ярдәм итә. Шул рәвешле, үсем­лекләрне тукландыру теория­сенә заманча күзлектән карап бәя бирәбез икән, басу культураларына макро- һәм микроэлементлар – үсешкә уңай йогынты ясаучы биологик стимуляторлардан тыш та, игътибар даими булырга тиеш.
Бүген илебездә югарыда телгә алынган препаратларны җитештерүчеләр дә аз түгел. Республика аграрийларына мин “БашИнком” җәмгыяте продукциясен тәкъдим итәр идем. Аларның препаратлары ышанычлы, бәясе дә көндәш­ләре җитештергәннән түбән­рәк. Шунысы да игътибарга лаек: әлеге предприятие республиканың дистәләгән хуҗалыклары басуларында үз продукциясен кулланып тәҗ­рибәләр үткәрә, яңалыклары белән уртаклаша.
– Безнең бурыч аграрийларга югары уңыш алуны тәэмин итүче препаратлар җитештерү яисә товарыбызны сату белән генә чикләнми. Безгә фәнни яктан үзенең куллануга кирәкле булуын дә­лилләгән һәм җир хуҗа­ла­рында кызыксыну уяткан товар җитештерү, тәкъдим итү мө­һимрәк, – ди “БашИнком” предприятиесе директорының фән буенча урынбасары, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Владислав Сергеев.
Әгәр үсемлекчелек тармагында продукция җитеш­терүдәге үзгәрешләрне моннан 40 ел элекке торышы белән чагыштырсак, басучылыкта, гомумән, җир эш­кәртүдә технологияләрнең тамырдан үзгәрүе күзәтелә. Аларның күбесе инновация белән бәйле. Әйтергә кирәк, бүген республикада басу культуралары структуралары да зур үзгәреш кичерә. Традицион игелүче бөртекле, кузаклы һәм техник культуралар янәшә­сендә кайчандыр төрле сә­бәпләр белән онытылганнары да урын ала башлады. Көн­багыштан тыш, мәсәлән, рапс, горчица, шепкән (рыжик) культуралары басуларны сары төскә манса, җитен зәңгәр төскә “буяды”.
Башкортстанда элегрәк бары тик Ерак Көнчыгышта гына игелгән кытай борча­гының (соя) да ышанычлы рәвештә үстерелә башлавы аграр елъязмага матур тарих булып өстәлде. Кукуруз үстерүгә карашның уңай якка үзгәрүе дә шатлыклы хәл. Элегрәк без аны төп силос культурасы буларак кабул итә идек. Хәзер ул ашлык буларак кулланышка керә. Хәтердә, узган корылыклы елларда ху­җалыкларга тәкъдим ителг­ән катнашазык составында кукуруз һәм Кытай борчагы шротлары бар иде. Алар, нигездә, читтән китерелә иде. Хәзер алар үзебезнең республикада җитештерелә. Шуңа күрә республиканың алдынгы бул­ган күпчелек аграр ху­җа­лыкларында катнашазык өчен бодай, арпа, солы һәм башка культуралар урынына бөр­теккә кукуруз үстерәләр. Мал азыгын аксым белән баету өчен Кытай борчагын кушалар. Без бу юнәлештә “Салават” хуҗалыгын “пионер” статусында кабул итәбез. Аграр предприятиедәге сыер маллары составында югарыда телгә алынган компонентлар булган катнашазык белән туклана.
Шунысы да мөһим: соңгы елларда хуҗалыкларга чәчү орлыгы тәкъдим итүче оеш­маларның карашы, мөнә­сәбәте үзгәрә башлавы да күренә. Хәзер аларның күбесе теге яки бу культура буенча орлык тәкъдим итү белән генә чикләнми, ә яңа технологияләр нигезендә аларны үстерү тәҗрибәсе белән дә уртаклаша. Чөнки поставкалаучылар өчен дә ахыргы нәтиҗә мөһим роль уйный.
Башкортстанда озак еллар дәвамында Кубань калибрлау заводы тәкъдим иткән кукуруз үстерелә. Әлеге предприятие 1970 еллар ахырында тө­зелгән иде һәм шушы вакыт эчендә ул зур технологик үзгәрешләр кичерде. Җитәкче итеп Владимир Кортокин тәгаенләнгәннән соң заводның Башкортстан аграрийлары, галимнәре белән хезмәттәш­леге тагын да үсте. Владимир Михайлович республикадагы хуҗалык җитәк­челәренең хәтсезе белән якыннан таныш һәм алар белән аралаша. Кубаньдагы завод Башкорт дәүләт аграр университетында махсус уку классы ачты. Биредә онлайн һәм офлайн форматта югары уку йорты галимнәре һәм булачак агрономнар белән даими бәй­ләнеш тотыла. Әйтергә кирәк, 30 елга якын республикада Вәлимә Дәү­ләтшина җитәк­челегендә әлеге заводның дилер предприятиесе уңышлы эшләп килә.
– Безнең эш алымы – компания белгечләренең кукуруз үстерү буенча тәкъдим иткән үз технологияләрен хуҗалык­ларга җиткерү, аларны куллануда булышлык итү һәм алар барысы да практик гамәлләр белән тормышка ашырыла. Вегетация чорында завод белгечләре еш кына аграр хуҗалык плантация­ләрендә әлеге культура­ларның үсеше белән кызыксына, уңыш түбән булу очракларын ачыкларга ярдәм итә. “Салават” хуҗалыгы үрнәгендә без камил технологияләрне уңышлы кулланучы партнер­ларның берсен күрдек. Бер үк вакытта без Башкортстанда Кытай борчагын игү мөмкин­лекләрен дә күрсәтергә тырышабыз. “Салават” хуҗа­лы­гында мәсәлән, “СОКО” компаниясе тәкъдим иткән Кытай борчагының дистәләгән яңа үрнәге белән таныштык. Төп максат – республика өчен әлегә кадәр ят булган культураны безнең климат шартларында да үстерү мөмкин­лекләрен күрсәтү. Биредәге тәҗрибәләр, билгеле, БДАУ галимнәре белән берлектә үткәрелә, – ди Вәлимә Га­рифҗан кызы.
Әлбәттә, республика күлә­мендә оештырылган фәнни-гамәли семинарның максаты яңа культуралар белән таныштыру гына түгел. Бүгенге шартларда басучылыкта өстәмә тукландыру чара­ларының кешегә һәм табигать дөньясына азрак зыяны бул­ганнарына өстенлек би­рү дә зарур. Моны очрашуда авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков та ассызыклады.
– Без “химия”дән тулысынча китмибез. Бүген ул комплекслы технология эчендә һәм химик препаратлар кулланудан баш тартып булмый. “Биологизация” төшенчәсе дә мөһим. Биопрепаратлар үсем­лек­ләрнең ныклыгын һәм уңышын күтәрә. Шуңа күрә биологик һәм химик препаратларны, агротехник алымнарны комплекслы куллану яхшы уңыш­ өчен нигез булып тора, – дигән фикер белдерде Ирек Искәндәр улы семинардагы чыгышында.

Рәзит Нурлыгаянов,
авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас в