Русиянең барлык федераль округларында да урып-җыю эшләре көннән-көн кызурак темп ала. Узган атна ахырына, мәсәлән, урак кампаниясе барлык чәчелгән мәйданның өчтән бер өлешендә башкарылып, 55 миллион тонна ашлык җыеп алынды. Шул ук вакытта, илнең аерым төбәкләрендәге дәвамлы яңгырлар, көчле җил һәм башка уңайсыз һава шартлары урак эшләрен катлауландыра. Аграрийларга икенче сынау — көнбатыш илләренең санкцияләре аркасында, чит илдә эшләнелгән аерым комбайн һәм тракторларга запас частьләр сатып алу катлауланды һәм шул сәбәпле, авыл хуҗалыгы техникаларына эш күләме артты.
Бу турыда Башкортстанга эш сәфәре белән, тәгаен алганда, Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив штабының күчмә утырышын үткәрү өчен килгән федераль министрлык җитәкчесе Дмитрий Патрушев хәбәр итте.
Хәбәр ителүенчә, 5-6 августта Русиянең авыл хуҗа-лыгы министры Дмитрий Патрушев Башкортстанда эш сәфәре белән булды.
Федераль министр белән очрашуда Радий Хәбиров Башкортстанда авыл хуҗалыгы җирләрен өстәмә сугару мөмкинлекләре зур булуын билгеләде. 2022 елдан илебездә аграр тармакның әлеге юнәлеше буенча дәүләт ярдәме күрсәтелә башлады.
Радий Хәбиров республиканың көньяк районнарының корылыкка бирешүчән булуы һәм мелиорацияне үстерү әлеге төбәктә үсемлекчелекнең уңышын күтәрергә мөмкинлек бирәчәге турында әйтте. Башкортстан Башлыгы сүзләренә караганда, дәүләт программасы кысаларында 2023 елда финанс ярдәме алу конкурсына беренче мелиоратив системалар проектлары якланган да инде.
Дмитрий Патрушев Башкортстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү динамикасының яхшы булуын билгеләде.
— Соңгы ел ярымда республикада кош ите һәм сөт савып алу күрсәткечләре үсте. Дуңгызчылык тармагы буенча да үсеш динамикасы бар. Болар үз чиратында азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатенә уңай йогынты ясый. Узган ел һәм 2022 елның беренче ярты елы йомгаклары буенча, республикада ит, субпродуктлар һәм ярымфабрикатлар җитештерү артты. Башкортстан “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы үтәлеше буенча лидер буларак билгеләнде. Узган ел гомум бәясе 6 миллиард сумлык 3 меңнән күбрәк ташламалы кредит бирелде, ә быелгысы 500 миллион сум тәшкил иткән 200дән күбрәк кредит. Бу темпны сакларга кирәк, — диде очрашуда Дмитрий Патрушев.
Оператив киңәшмәдән тыш, федераль дәрәҗәдәге ведомство башлыгы Башкортстанда урак эшләре белән якыннан танышты, Башкорт дәүләт аграр университетында Генетика һәм эмбриология өлкәсендәге прогрессив технология үзәгендә булды, аграрийлар белән очрашты.
Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының күчмә оператив киңәшмәсенең Башкортстанда үткәрелүе очраклы түгел. Республика илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертә. Аграр тармакта киң колачлы технологик модернизация дәвам итә. Соңгы биш елда, мәсәлән, республика авыл хуҗалыгы оешмалары гомум бәясе 42 миллиард сумлык 15 мең берәмлектән күбрәк төрле техника сатып алды. Узган ярты елда авыл хуҗалыгында продукция җитештерү күләме 64 миллиард сумнан артты, ягъни, былтыргы шушы чордагыдан байтакка артып китте.
— Федераль дәрәҗәдәге чараның Башкортстанда үткәрелүе безнең өчен зур мәртәбә һәм сынау булып тора, — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров федераль министр белән очрашуда. — Авыл хуҗалыгы безнең өчен мөһим тармак. Авыл — икътисад кына түгел. Ул безнең мәдәниятебез, традицияләребез дә. Республика халкының 40 процентына якыны авылда яши. Соңгы елларда аграр тармак зур үзгәрешләр кичерде. Безнең республика — сөт, яшелчә, бал, кымыз җитештерү, эре мөгезле сыер маллары саны буенча илдә лидерлар исемлегендә. Әлеге вакытта гомум бәясе 120 миллиард сумга җиткән 65 зур инвестпроект тормышка ашырыла. Елның беренче кварталы йомгаклары буенча, АПКга инвестиция күләме 28 процентка артты.
Радий Фәрит улы республика аграрийлары исеменнән федераль авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевка тоемлы ярдәме һәм игътибары өчен зур рәхмәт белдерде. Республика Башлыгы сүзләренә караганда, быел Башкортстан авыл хуҗалыгына федераль казнадан 3 миллиард 107 миллион сум акча бүленгән. Ә республика бюджетыннан агросәнәгать комплексына ярдәм йөзеннән бирелгәне 2,85 миллиард сум тәшкил итә. Әйтергә кирәк, авылга ташламалы шартларда федераль бюджеттан бирелгән субсидия акчасы 1,2 миллиард сумнан арткан. Әлеге күрсәткеч узган елгы дәрәҗәдән өч тапкырга күбрәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров федераль министр белән очрашуда республика аграрийлары алдына куелган барлык бурычларның да үтәләчәгенә ышандырды.
Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив штаб киңәшмәсен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм федераль ведомство җитәкчесе Дмитрий Патрушев үткәрде.
Дмитрий Патрушев илдә быел урып-җыю кампаниясенең катлаулы шартларда баруын ассызыклады. Ул һава шартларына гына бәйле түгел, ә дөнья базарындагы сәүдә мөнәсәбәтләренең тотрыксыз булуында һәм агра-рийларның санкция шартларында эшләвендә күренә, диде министр.
— Боларның һәммәсе дә быел ил күләмендә ашлыкның тулай җыемын 130 миллион тоннага җиткерүдә берникадәр сынау өсти. Әлбәттә, без эчке базар ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәчәкбез, проблема юк. Шул ук вакытта, әгәр без планлаштырган күләмне җыеп ала алмыйбыз икән, экспортка озатылырга тиешле 50 миллион тонна турындагы максатыбызны кабат карарга кирәк булачак. Ә бу хәлнең дөнья күләмендәге ашлык базарында да кире чагылыш табуы бар, — диде киңәшмәдә Дмитрий Патрушев.
Билгеле, Башкортстанда үткәрелгән җитди киңәшмәнең асылы, беренче чиратта ил төбәкләрендә үстерелгәнне югалтуларсыз һәм тиз арада җыеп алуга бәйле чараларны нәтиҗәлерәк оештыруны тәэмин итүдә. Министр оператив киңәшмәдә катнашучылар игътибарын нәкъ шушы мәсьәләгә юнәлтте. Әлбәттә, урып-җыю белән бергә, аграрийлар киләсе ел уңышы хәстәрен дә бүгеннән күрә башларга тиеш. Әйтергә кирәк, федераль министрлык төбәкләр заявкасы буенча көнбагыш, шикәр чөгендере, соя, кукуруз, рапсның үзебезнең ил селекциясе тәкъдим иткән сортларын туплауны формалаштыра башлаган.
Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, соңгы вакытларда глобаль азык-төлек, сәүдә базарындагы хәл катлаулы булып кала. Бигрәк тә бодай җитешмәве проблема тудыруы ихтимал. АКШта һәм Европада корылык булса, Австралиядә су басулар зур зыян салды, Һиндстанда һава шартлары игенчелек өчен катлаулы булды. Болар һәммәсе дә дөньяда бодайга ихтыяҗның артуына китерәчәк. Төньяк Америкадагы климатик аномалияләр дә бодай сыйфатын төшерүгә китерә. Әлеге хәлләрнең логистика мөмкинлекләрен чикләү белән бергә, агымдагы авыл хуҗалыгы елында планета халкын азык-төлек белән тәэмин итүдә җитди кыенлыклар тудыруы ихтимал.
Федераль министрлыкның мондый белдерүе Русия аграрийларына алдагы чәчү чорына тагын да җаваплырак әзерләнергә һәм дөнья күләмендәге сынау-каршылыкларга әзер торырга кирәклеген дә күрсәтте.
Эш сәфәре барышындагы чаралар арасында Дмитрий Патрушевның Башкорт аграр университеты һәм андагы инновацион яңалыклар белән танышуы да игътибарга лаек. Радий Хәбиров һәм Дмитрий Патрушев биредәге Генетика һәм эмбриология өлкәсендәге прогрессив технология үзәге белән танышты. Ул “Таврос” компаниясе төркеме ярдәмендә дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәге кысаларында оештырылган. Аның төп максаты — моңа кадәр чит ил селекциясе булган терлекчелектәге токымлы маллар импортын киметеп, үзебездә терлекләрнең продуктлылыгын күтәрү юнәлешендә эш алып бару. Үзәктә сөт терлекчелегендә сыер малларының генетик потенциалын (шул исәптән клонлаштыру алымы белән) күтәрү юнәлешендә җитди нәтиҗәләргә ирешелгән. Яңалык шунда – терлекләрне гади ысул белән орлыкландырудан аермалы буларак, эмбрионнарны трансплантацияләү юлы белән 10 бозауга кадәр алып булачак.
Элек андый үзәкләр Ру-сиядә берничә иде һәм аларның эшчәнлеге төрле сәбәпләр белән сүрелде. Билгеләнгән максатлар тормышка ашса — Башкортстан илнең сөт терлекчелеге өчен эмбрионнар җитештерүче эре үзәкләрнең берсе булачак.
Дмитрий Патрушев аграр югары уку йортында шулай ук, ветеринария клиникасы һәм консультация-диагностика үзәгендә булды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм федераль министр Дмитрий Патрушевның Авыргазы районында урак эшләре һәм төбәктәге иң зур аграр предприятиеләрнең берсе — “Урожай” хуҗалыгында инвестиция проектының тормышка ашырылуы белән танышуы Башкортстандагы очрашуларны тагын да баетты. Алар районның Ишле авылы янындагы селекция-орлыкчылык үзәгендә булды.
Әлеге инвестпроект 2020 елның февралендә “Инвестиция сәгате”ндә хупланган иде. Әлеге комплекс басудан кайтарылган ашлыкны беренчел эшкәртүне һәм киптерүне, шулай ук, орлыкчылык заводын үз эченә ала. Тиздән биредә 25 мең тонна ашлык сыйдырышлы элеватор сафка басачак.
“Урожай”да басу эшләре уңышлы дәвам итә. Тәҗрибә басуларында бөртеклеләрнең һәр гектары уртача 70 центнер төшем бирә.
Аграр предприятиедә сафка басучы селекция-орлыкчылык үзәгенең якын елларда республикада импортны алыштыру юнәлешендәге җитештерүне яңа баскычка күтәрәчәк, дигән ышаныч бар. Хуҗалык басуларында 21 сорт тәкъдим ителгән һәм алар барысы да үзебезнең ил селекциясе үрнәкләре. Әйткәндәй, әлеге вакытта республикада 54 орлыкчылык хуҗалыгы бар һәм алар дистәдән артык төрдәге культура орлыгын тәкъдим итә. Башкортстан селекционерлары шул рәвешле, республика аграрийларын гына түгел, ә Русиянең хәтсез төбәкләрен сыйфатлы орлык белән тәэмин итә.
Русиянең авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевның урып-җыю чорында төбәкләрдәге хәл белән якыннан танышуы табигый. Ә Башкортстандагы сәфәренең үзенчәлеге нәрсәдә соң? Аграр белгечләр фикеренчә, федераль министр республика аграрийларының гына түгел, ә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче галимнәрнең дә уртак максатлар белән көч салуларына ышанып китте. Бер сүз белән әйткәндә, аграр җитештерүчеләр галимнәр белән бергә эшли. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә Башкортстанда ышанычлы рәвештә иртәгәсе көнгә карап фикер йөртәләр. Һәм бары тик фәнгә нигезләнеп, алдынгы тәҗрибәләрне кулланганда гына без Көнбатыш илләре санкцияләренә дә, табигать сынауларына да каршы торырга өйрәнәчәкбез.
Олег Төхвәтуллин.