+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
9 август 2022, 04:22

“Герой” үрнәгенә иярәләр

Мал азыгы хәзерләү чорында район җитәкчелеге яңа бурыч куйды.

“Герой” үрнәгенә иярәләр“Герой” үрнәгенә иярәләр
“Герой” үрнәгенә иярәләр
Чакмагыш районы хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләү кампаниясе оешкан төстә дәвам итә. Узган атна ахырына булган мәгълүматларга караганда, сенаж салу планы – 90, печән хәзерләү 70 процент чамасы үтәлгән. Аграр хуҗалыкларда көн саен уртача 7 мең тонна “яшел масса” ямнарга салына. “Яшел урак”та, “Базы”, “Герой”, “Балтач”, “Байбулат”, “Заря” хуҗалыклары һәм “Үзәк” МТСның Чакмагыш филиалы өлгерлек күрсәтә. Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Рөстәм Зәйдуллин сүзләренә караганда, район буенча алдагы кышлату чорына һәр малга 20 центнерга якын азык тупланган.

“Герой” кооперативы-колхозында мал азыгы җитештерүгә аеруча җа­вап­лы карыйлар. Чөнки аграр хуҗалык райондагы тулай сөтнең өчтән бер өлешенә якынын җитештерә.
– Хуҗалык икътисадында ит һәм сөт җитештерү мөһим урын тота, – ди кооператив-колхоз рәисе Фәргать Ваһапов. – Сыер маллары саны буенча гына түгел, продукция сатуда да районда беренчеләр сафында булырга омтылуыбыз, фәкать табышны арттырырга теләвебез белән бәйле. Узган ел, мәсәлән, терлекләр саны 4200 баш иде, быел тагын 250гә арттырдык. Билгеле, табышны мал санын ишәйтү белән генә арттырып булмый. Продуктлылыкны күтәрергә кирәк. Ә анысы өч нәрсәгә – токымлы маллар­га, терлекчеләрнең намуслы хез­мә­тенә, сыйфатлы азык запасына бәйле. Тәүге икесе буенча проблема юк. Ә мал азыгы хәзерләү ел әйлә­нәсенә диярлек дәвам итә. Исәпләү­ләр­гә караганда, алдагы кышлату чорына терлекләргә 12 мең тонна печән, 2 мең тонна кукуруз силосы кирәк булачак. Җәйнең мал азыгы хәзерләү өчен уңай килүе, әлбәттә, билгеләнгән бурычларның үтәләчәгенә ышаныч тудыра.
Быел мал азыгы хәзерләү кампаниясе алдыннан район семинарының “Герой”да үтүе дә очраклы түгел. Геройлылар әлеге чарада катнашучыларны яңа әзерләнгән ямнарга сенаж салу тәртибе белән таныштырды. Белгечләр “яшел масса” туплаудагы тәҗрибәләре турында сөйләде.
– Сенаж салуда “Герой” кооперативы-колхозын үрнәк итеп куюыбыз­ның сәбәбе бар, – ди район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Ихсанов. – Биредә яшел массаны яңа технология белән әзерләнгән ямнарга тутыралар. Сенаж мондый шартларда елдан артык үз сыйфатын югалтмыйча саклана. Район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев мондый ямнарны быел һәр ху­җалыкта кимендә берәрне булдыру бурычын куйды. Аның үтәлешен Реканс Фәнил улы шәхси контрольдә то­та. Узган елгы табигать шартлары мал азыгын запас белән туплау мөмкинлеге бирмәгән иде. Байтак хуҗалыклар кышлату чорын 2020 елдан калганы белән чыкты. Шуңа күрә, быел һәр аграр предприятиегә ел ярым­га җитәрлек терлек азыгы хә­зерләү бурычы куелды. Июльнең соң­гы атнасына булган мәгълүмат­ларга караганда, максатка ирешүгә күп калмады.
“Герой” хуҗалыгында мал азыгы культуралары сөрентеләрнең 40 процентына якынын били. Аграр пред­приятиедә сыер малларына азыкны җитәрлек күләмдә туплау өчен ышанычлы база бу.
Белешмә. Әлеге вакытта хуҗалык­та 1600 баш савым сыеры исәпләнә. “Герой” кооператив-колхозы көн саен 50 тонна сөт җитештереп сата. Алдагы 2 елда геройлылар савым сыерлары санын 2 мең башка җиткерү бурычын куйган.
– Сыйфатлы, җитәрлек мал азыгы ул күбрәк продукция җитештерүнең нигезе, – ди хуҗалык рәисе Фәргать Ваһапов. – Хөкүмәтнең сөт җитеш­терү­гә ашлама, азык өстәмәләре, техника сатып алуга субсидия бирүе зур ярдәм булып тора. Шушы юнәлешләр буенча гына узган ел Хөкүмәттән 40 миллион сумга якын субсидия алдык. Әйтергә кирәк, быел “яшел урак” кампаниясенә 18 миллион сумга сатып алынган “Полесье” комбайны да кушылды. Җәй мул уңыш чоры гына түгел, ә арзанлы ит-сөт җитештерү вакыты да. Шуңа күрә, җәйге мөмкин­лекләрне тулырак, нәтиҗәлерәк файдаланырга кирәк.

Али СӘЙФУЛЛИН.
Чакмагыш районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас