-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 август 2022, 14:15

Илле эш урыны булачак

Балтач районында бөртекле һәм кузаклы культуралар үстерү проекты өстенлекле проектлар исемлегенә кертелде.

Илле эш урыны булачак
Илле эш урыны булачак

Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов хәбәр итте.

Инвесторы - «Мичурин» җәмгыяте. Инвестицияләрнең планлы күләме 240,2 млн. сумнан артып китәчәк. Дуңгызчылык комплексының нәтиҗәлелеген һәм рентабельлелеген арттыру өчен 10 мең гектар мәйданда үз азык базасын булдыру һәм ел саен 25 мең тоннага кадәр ашлык белән тәэмин итү күздә тотыла. Проект 2022-23 еллар дәвамында тормышка ашырыла. 50 эш урыны булдыру планлаштырыла.

- Проект республиканың социаль-икътисади үсеш приоритетларына туры килә. Аны гамәлгә ашыру салым керемнәре күләмен арттыруны һәм өстәмә эш урыннары булдыруны тәэмин итәчәк, бу районның социаль-икътисади үсешенә өлеш кертәчәк һәм икътисади үсеш нокталарын булдырырга мөмкинлек бирәчәк, — диде Рөстәм Моратов.

Проектның кураторы - республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

Фото: правительстворб.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: