+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
10 Августа 2022, 09:09

Кытайда Мәләвез сөтенә ихтыяҗ зур

Кытайга 8,6 тонна коры сөт җибәрелде.

Кытайда Мәләвез сөтенә ихтыяҗ зурКытайда Мәләвез сөтенә ихтыяҗ зур
Кытайда Мәләвез сөтенә ихтыяҗ зур

"Башкортстан продукциясе яңа базарлар яулый. Кытайга безнең Мәләвез сөт комбинаты 19,2 мең банка коры сөт, ә бу 8,6 тонна, җибәрде. Компаниянең мондый гамәле безнең республикадагы ярдәм чаралары нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Мәләвез комбинаты - "Инвестсәгать" катнашучысы, без балалар сөт катнашмалары һәм коры сөт нигезләре җитештерү проектын хупладык.

Проект өстенлекле юнәлешләр исемлегенә керде, предприятие җиһазлар сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга субсидия алачак, шулай ук салым ташламалары да булачак. Проект эре, инвестицияләр күләме 1,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. Нәтиҗәдә, монда балалар туклануы өчен 8,5 мең тонна коры сөт һәм 1 мең тонна майсыз коры сөт, шулай ук елына 1,3 мең тонна акмай җитештереләчәк.

Бу сөт комбинаты - республикада иң эре сөт һәм сөт продукциясе җитештерүче, “Башкортстан продукты” проекты дипломанты. Аның бай традицияләре һәм 1940 елда ук башланган данлы тарихы бар.

Монда акмай, сыр, эремчек чыгаралар. Кулланучылар үтенече буенча предприятие «Хәләл» һәм «Кошер» стандартлары таләпләре нигезендә продукция җитештерүне сертификатлаштырды", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас