+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 август 2022, 20:11

"Уңыш яхшы!"

Яңавыл районының “Юлдаш” авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында быелгы йомгаклау “Басу көне” зона семинар-киңәшмәсе бара.

"Уңыш яхшы!"
"Уңыш яхшы!"

- Төбәктә урып-җыю эшләре башлануга гына карамастан, Башкортстан кырларыннан ярты миллион тоннадан артык ашлык җыелган инде. Бөртеклеләрнең массасы авыр, шуңа күрә техникага да җиңел түгел, һәм, әлбәттә, игенчеләргә дә, - дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов бүген республиканың Яңавыл районында.

- Уҗым һәм сабанашлык культуралары чәчелгән мәйданнардан күренгәнчә, уңыш яхшы - республика буенча уртача гектардан 30 центнердан артык, - диде министр. - Кайбер басулар күбрәк тә бирә. Хәзер үстергән байлыкны югалтуларсыз җыеп алу мөһим. Уңышны амбарларда тупларга кирәк, сатып алу бәяләре күтәрелгәнчегә кадәр. Дөнья бәяләре үсә инде.

Ул билгеләп үткәнчә, уңыш һәр җирдә, шул исәптән Башкортстанның төньяк урман-дала зонасында да, аерым алганда, чара уза торган Яңавыл районында да сөендерә. Шуңа күрә төбәктә ашлык уңышына фаразлар оптимистик.

Семинарда урып-җыю кампаниясенең стратегиясе һәм тактикасы турында республиканың төньяк-көнчыгыш һәм төньяк урман-дала зоналарының 17 районы вәкилләре фикер алыша. Алар - республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, район хакимияте башлыклары һәм аларның авыл хуҗалыгы буенча урынбасарлары, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары һәм белгечләре, ведомство буйсынуындагы предприятиеләр җитәкчеләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре, фермерлар.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: