+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
10 август 2022, 09:07

Уңышны югалтусыз җыю өчен төзек техника кирәк

Башкортстанда быелгы урып-җыю эшләрендә 3960 ашлык комбайны катнаша, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 120 берәмлеккә яисә 3 процентка күбрәк.

Уңышны югалтусыз җыю өчен төзек техника кирәкУңышны югалтусыз җыю өчен төзек техника кирәк
Уңышны югалтусыз җыю өчен төзек техника кирәк

- Уңышлы урып-җыю кампаниясенең иң мөһим шарты - техника җитештерүчәнлеге, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Аз югалтулар белән уңышны җыеп алу өчен көнгә 100 мең гектарга якын мәйданнан авыл хуҗалыгы культураларын җыярга кирәк. Моның өчен ашлык комбайннары паркын активрак яңарту мөһим.

Быел гына да республика аграрийлары 73 яңа ашлык җыю комбайны сатып алган, барлыгы 6,5 миллиард сумлык 1871 берәмлек техника яңарткан. Авыл хуҗалыгы техникасының саллы өлешен «Росагролизинг» җәмгыятенең ташламалы программалары буенча алалар. Ел башыннан дәүләт компаниясе аша төбәккә 1,9 милиард сумлык 291 берәмлек техника китергәннәр. 2,3 миллиард сумлык 350 берәмлек техника кайтаруга килешү төзелгән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас