+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
12 Августа 2022, 04:11

Уңыш мул, бәясе дә булсын иде!

Тармакта соңлап кертелгән “ашлык мониторингы” илебез игенчеләрен катлаулы хәлгә куймасмы?

Уңыш мул, бәясе дә булсын иде!Уңыш мул, бәясе дә булсын иде!
Уңыш мул, бәясе дә булсын иде!
Кушнаренко районында ай ярымнан артык бер тамчы яңгыр да төшкәне юк. Көннәр кызу тора. Мондый эсселек игенчелек белән шөгыльләнүче аграр предприятиеләр өчен беренче карашка начар түгел: җыеп алынган уңышны киптерәсе юк, тазартып, шунда ук сатарга да, саклагычка салырга да була. Әмма республиканың күпчелек хуҗалыклары өчен мондый хәл проблема тудырды. Басудан җыеп алынган уңышны туплардай саклагыч куәтләре җитешми. Көтелмәгән каршылыкның икенчесе — федераль министрлык боерыгына ярашлы, быелдан ашлык җитеш­терүчеләр басу продукциясен “ашлык мониторингы” үткәрелгәннән соң гына сата ала. Мондый карарның нәкъ илдә урып-җыю эшләре башланганда гына игълан ителүе, гомумән, аграрийларны “төп башына утырткандай” тоелды.
Әмма бүген басу мәшәкатьләре кәгазь эшләреннән өстен. Кушнаренко районында, мәсәлән, бу көннәрдә булган барлык 75 берәмлек комбайн да уракта катнаша. 11 августка булган мәгълүматларга караганда, иген культуралары 9 мең гектарда, ягъни планлаштырылганның 20 процентында урылган, 7 мең гектарда
(16 процент) суктырылган. Район буенча һәр гектардан уртача төшем 30,3 центнер тәшкил итә.

Районның “Роса” җәмгыятендә урып-җыю эшләре ел саен зур оешканлык белән үтә. Аграр предприятие элек биредәге иң көчлеләрнең берсе булган “Большевик” колхозы таралгач, яңа исем астында эшли башлаган иде. Аның җитәкчесе Нәҗип Хисамовны да күптән беләм. Хуҗалык­та эшләргә кеше юк, акча җитми, дип зарланганын ишеткәнем булмады. Әмма быелгы сынаулар тәҗрибә­ле, авыл хуҗалыгында “җил юнәле­шен” дә яхшы тоючы җитәк­чене борчуга салган.
— Ел игенчелек өчен бик уңай килде, — ди Нәҗип Миңнеәхмәт улы. — Бөртеклеләрне 1200 гектарда үстердек. Уртача уңыш 25 центнердан күбрәк, ә узган елда бу күрсәткеч 5 центнердан артмаган иде. Әлеге вакытта арпа суктырабыз. Аллаһ боерса, ашлыкның тулай җыемы 1,5 мең тоннадан да ким булмас, дип көтәбез. Өч комбайн эшли. Күрә­сез, амбар алды мәйда­нында ачык һавада басудан кайтарылган ашлык өемнәре ята. Элекке еллардагы кебек ашыгыч мәсьәлә­ләрне хәл итү өчен бераз сата башларга иде — рөхсәт итми­ләр. Күптән түгел генә югарыдан шундый күрсәтмә килде. Быел ашлыкны сату өчен яңа кабул ителгән мониторинг нигезендә аның кайда, ничек үстерелгәнен дәлилләү­че документ-сертификатлар әзерләр­гә кирәк. Ул федераль органнарда теркәлгәннән соң гына үзебез үстер­гәнне сатарга рөхсәт бирелә. Хәтта район эчендә саткан очракта да, шу­шы таләпләр үтәлмәсә, зур штрафлар каралган. Республиканың төрле районнарындагы хезмәттәш­ләр бе­лән аралашам, барысы да бу таләп­нең урак алдыннан игълан ителүен зур ризасызлык белән кабул итте.
“Роса”ның төп табышын басучылык тармагы бирә. Соңгы елларга кадәр сөт җитештерү дә керемле иде. Сатып алу бәясенең түбән булуы һәм тармакта эшләүчеләр санының кимүе аркасында фермадагы малларны бетерергә мәҗбүр булдылар.
Белешмә. Җәмгыятьтә даими рәвештә 30га якын кеше эшли. Узган ярты ел йомгаклары буенча уртача айлык эш хакы 20 мең сумнан арта. Җәмгыять­тә җитештерелгән ашлык, мал азыгы һәм башка кирәк-ярак биредә эшләүчеләргә ташламалы бәя белән бирелә.
Нәҗип Миңнеәхмәт улы әйтүенчә, тупланган ашлыкның бер өлешен бүгеннән сатарга кирәк. Бурычлары бар. Әйткәндәй, быел 4 миллион сумлык ашлама алынган. Ә техника ягулыгы өчен таләп ителгән сумма 5 миллион сумга җитә.
— Мин республикадагы зур булмаган аграр хуҗалыкны борчыган проблеманы күтәрергә телим: ашлама, ягулык, элита орлык сатып алган өчен чәчүлек мәйданнарына каралган субсидияләрне вакытында ала алмыйбыз. Ике ел элек кенә безнең аласы субсидия акчасы 800 мең сумнан арта иде, хәзер исәп­ләгән дә юк, чөнки “вәгъдә”дән ары китә алмыйлар, — ди җитәкче.
Соңгы көннәрдә арпаның килограммын 8 сум белән сатып алырга теләк белдерүчеләр күренгәли башлады. Гаҗәп хәл: Яңа елдан соң аграр тармак эшчәнлеге белән бәйле барлык хезмәтләрнең дә хакы 2-3 тапкыр артканда ашлыкка бәяләрнең киресенчә, кимүе нәрсә белән аңла­тыла? Әлбәттә, аграр министрлык чиновниклары, ашлыкны сатарга ашыкмагыз, базар­да хаклар артуын көтегез, дип киңәш итә. Хәер, арзан бәягә сатыйм, дисәң, хәзер “монито­ринг” аяк чалачак. Чөнки, федераль органнар таләбе никадәр генә дөрес булса да, “басу документын” әзер­ләү өчен вакыт кирәк. Үстерел­гән­не тиз­рәк җыеп алу теләге белән “янып” эшләп йөргән җитәк-че-белгеч­ләрнең “кә­газь тутырырга” вакытлары табылырмы соң?
“Роса” җәмгыяте ашлык урагыннан соң шикәр чөгендере һәм көн­багыш плантацияләрендә эшкә тотыначак. Техника әзерләү өчен дә акча кирәк.
— Зарланырга теләмим, барыбер үзебезгә эшлисе, тырышлык саласы бит, — ди Нәҗип Миңнеәхмәт улы. — Үстерелгәнне җыеп та алырбыз. Базарга чыгуда, продукцияне сатуда бераз дәүләт ярдәме дә булсын иде. Югыйсә, җитештергәнебез бары тик алыпсатарлар кулына калып бара. Югарыда телгә алынган каршылыклар да ашлык бәясен төшереп, җиңел генә кесә калынайтучыларга ярдәм итү кебек күренә. Гомумән, тулай ашлык җыемының 1 мең тоннасын сатарга уйлыйбыз. Калганы авыл халкына таратырга, үзебезнең эчке ихтыяҗларга да җитәрлек.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Әнвәр Лотфуллин аңлатмасы:

— Быел районда бөртек­леләр мәйданын өч мең гектарга арттырып, 44 мең гектарга җиткердек. Урып-җыюны оешканлык белән башлап җибәрдек. Әлбәттә, югары уңышка өмет зур. Тулай җыемны 100 мең тоннага җиткерү бурычы тора. 2020 елда бу күрсәткеч — 119 мең, ә узган елда нибары 60 мең тонна булды. Игътибар итсәгез, барлык планлаштырганның 16 процентында ашлыкны суктырып алып, максатта билгеләгәннең биштән бер өлешен җыеп алдык.
Уңыш һәр хуҗалыкта да бертөрле түгел. “Сакаев” шәхси предприятиесендә гектар куәте уртача 40 центнердан артса, “БашАгроинвест” җәмгыятендә һәм “Рамазанов” хуҗалыгында ул 32-35 центнер тәшкил итә. Хәзер урып-җыюны кызурак тотарга һәм бер үк вакытта югалтуларга юл куймас өчен көрәшергә кирәк.
Әлбәттә, һава температурасының югарырак булуы игенчелек өчен яхшы — ашлыкны өстәмә киптерәсе юк. Ә менә техник культураларга бүгеннән яңгыр кирәк. Корылык уҗым культуралары чәчә башлауны да тоткарларга мөмкин. 10 сентябрьгә кадәр бу эшне төгәлләргә тиешбез. Туфрак коры булганда уҗым арышын һәм бодаен чәчү файдасыз. Үткән елда, мәсәлән, уҗым арышын 2700 гектарда чәчкән идек. Көзен яңгыр булмады. Нәтиҗәдә, 2 мең гектарга якынын бозып, икенче культура чәчтек.
Быел маржиналь культуралар мәйданы артты. Рапсны — 1900, җитенне — 310, сояны — 1400 һәм шикәр чөгендерен 3300 гектарда чәчтек. Соңгысы әлегә кадәр 450-500 гектардан артмый иде. “Татлы тамыр”ның үсеше яхшы. Якынча исәпләүләргә караганда, һәр гектардан кимендә 350 центнер чимал алырбыз, дип фаразлыйбыз.
Уракны вакытында һәм оптималь срокларда башкарып чыгарбыз, дип уйлыйм. Хуҗалыкларның техника паркы ышанычлы. Соңгы ике елда гына да сигез комбайн, унбиш трактор һәм дистәдән артык чәчү комплексы сатып алдык. Быелгы уракта һәр комбайнга уртача 500 гектарда эш башкару бурычы тора. Бу зур күрсәткеч түгел. Икенчедән, фермерлар карамагында да хәтсез комбайн бар. Килешү буенча алар да уракта теләп катнаша.
Аграр хуҗалыкларның урак чорында күтәргән уртак проблемалары билгеле, урып-җыю чорында көтелмәгән­чәрәк килеп чыкты.
“Ашлык мониторингы” үткәрелеп, илдәге игенчелек торышының бердәм Русия теркәвенә кертелүе яхшы, әлбәттә. Бу ашлык җитештерүчеләргә дә, аны сатып алучыларга да сәүдә мәйданындагы хәл-торышны бәяләргә, фаразларга мөмкинлек бирәчәк. Ләкин бу эшне бераз иртәрәк башларга кирәк иде. Ниндидер документлар әзерләү белән генә чикләнми бит бу эш. Аның өчен аграр хуҗалыклардан байтак чыгым да таләп ителә...

Олег Төхвәтуллин.
Кушнаренко районы.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас