+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
16 август 2022, 11:20

Арпа һәр гектардан — 52 центнер!

Район игенчеләре алдында тоташ алганда бөртекле һәм бөртекле-кузаклылар уңышын 46 мең гектарда җыеп алу бурычы тора. Шушы максатта быелгы урак чорына йөздән артык ашлык комбайны тупланган, ягъни бер комбайнга якынча 500 гектар туры килә. Техниканың куәтлелегеннән чыгып һәм игенчеләрнең фидакарь хезмәтен исәпкә алып, Бүздәктә быелгы уракны 29 көндә тәмамларга ниятлиләр.

Арпа һәр гектардан — 52 центнер!Арпа һәр гектардан — 52 центнер!
Арпа һәр гектардан — 52 центнер!

Башка еллардагы кебек үк, урып-җыю эшләрен берен­челәр булып “Нерал-Бүздәк” җәмгыяте механизаторлары башлап җибәр­де. Гомумән, районның көнья­гында урнашкан бу хуҗалык басучылык тармагында электән матур үрнәк күрсәтә. Атап әйткәндә, чәчү әйләнешендә мотлак рә­вештә кузаклы культуралардан борчак сакланып килә. Быел исә ул 200 гектардан артыграк мәйданда үс­терелде.
Борчакны тезмәләргә салу электән иң оста һәм булдыклы механизаторларга ышанып тапшырылды. Бай тәҗрибәле игенче Олег Феофанов – нәкъ шулар сафында. Ул йөкләтелгән бурычны намуслы башкарып чыкты, агроном Альберт Исламгулов билгеләвенчә, егылган борчакны уруда югалтулар булдырмаска тырышты. Салынган хезмәт­нең нәтиҗәсе дә мулдан – борчакның һәр гектары 31 центнер бирде.
“Нерал-Бүздәк”тә бөртек­леләрне урып-җыю оешкан төстә бара, бу максатка 11 комбайн әзерләнгән. Төп техник көчләр арпа җыюга юнәлтелгән. Быел ул 1700 гектар били, хәзергә гектардан төшем 52 центнер тәшкил итә. Җыеп алынган уңыш Ташлыкул авылы янындагы ашлык чистарту комплексы аша үтеп, саклагычларга куела.
“Кыдаш” хуҗалыгы басуларында игеннәр соңрак өлгергән. Биредә дә кыр эшләренә ныклы әзерлек сизелеп тора. Хуҗалыкта соңгы чорда комбайннар паркы тамырдан яңартыл­ган, алар арасында өстен­лекне Русиядә җитеште­релгәннәре алып тора.
Биредә суктырып аласы бөр­тек­леләр 2500 гектар тәшкил итә. Урып-җыю арыш басуларында башланды, бу культура 350 гектарда үстерел­гән. Уракның тәүге көннәреннән үк Руслан Гәрәев, Вәгыйзь Хөс­нетдинов, Раил Гал­ләмов, Ринат Гобәйдуллин кебек комбайнчылар аеруча югары нәтиҗәләргә ирешә.
Хуҗалык җитәкчесе Риян Латыйпов әйтүенчә, уҗым культуралары былтыр корылык шартларында чәчелде, шуңа да югары уңышка исәп тотып булмый. Шуңа карамастан, аерым басуларда уңыш яхшы – гектардан 25 центнердан арта. 50 гектарда үстерел­гән борчак та елына карата яхшы уңыш белән куандыра.
Басу — ындыр табагы конвейеры көйле эшли, ашлык ташуга куәтле “КамАЗлар” җәлеп ителгән. Кәпәй-Кобау ындыр табагы яңа уңышны кабул итүгә җентекле әзерләнгән, дип ышанычлы әй­тер­гә мөмкин. Биредәге ашлык эшкәртү агрегатларын һәм механизмнарны әзерләүгә ындыр табагы хезмәткәрләре Айдар Гыйльманов, Илмир Мәхмүтов һәм Илчин Мөхетдинов зур тырышлык салган. Амбар мөдире Илгизәр Хәлиуллин басудан кайтарылган ашлыкны эшкәртү һәм саклагыч­ларга урнаштыруны яхшы оештыра.
Гомумән, хуҗалыкта ашлык мул гына тупланса да, аны сатып җибәрергә ашыкмыйлар. Саклагычларда урын күп, сыйфатка зыян килерлек түгел. Ә менә зур көч салып үстерелгәнне арзан хакка сатып алырга теләүчеләр хуҗалыкка козгын кебек ябырылды. Сораган хаклары, игенчене мыскыл иткән кебек, мәсәлән, бер тоннага 6 мең сум бирмәкчеләр. Мондый шартларда әлеге чорда ашлык сату турында сүз дә булуы мөмкин түгел, ди хуҗалык җитәкчесе.
Үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алу һәм саклагычларга урнаштыру – әлеге вакытта хуҗа­лыкта бар мәшәкатьләр шушы изге максатка юнәлтелгән. Аңа ирешүдә киң мөмкинлекләр тудырылган. Атап әйткәндә, һава торышы игенчеләр файдасына, янә дә куәтле техника көйле эшли, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүдә өзеклек юк. Механизаторларны тукландыру югары дәрәҗәдә оештырылган, басуга кымызына кадәр китерә­ләр.
Урып-җыю эшләре мал азыгы хәзерләү белән бергә алып барыла. Механизаторлар быелгы үлән муллыгы тудырган мөмкин­лекне кулдан ычкындырмаска исәп тота, ягъни мал азыгын ике еллык күләмдә туплау бурычы куелган. Хәзерге чорда 800 тонна печән хәзерләнгән, 8 мең тонна сенаж салынган. Әлеге күрсәткеч­ләр чик түгел, чөнки судан үләнен җыеп аласы бар, силоска дип үстерелгән кукуруз да мул уңыш белән куандырмакчы.

Шул ук вакытта...

Беренче миллион тонна ашлык – келәтләрдә!

Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләрен­чә, 15 августка республика буенча барлык мәйданның 20 процентыннан, бер миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынды. Планлаштырылганның 416 мең гектарында иген культуралары урылды, шуның 370 меңендә суктырылды. Һәр гектардан уртача уңыш 31 центнердан арта.
Иң югары күрсәткеч — Стәрлетамак районында. Биредә уртача төшем 47 центнер тәшкил итә. Район хуҗалыкларында иген культуралары барлык мәйданның 25 процентында җыеп алынды. Алар — республикада беренче 100 мең тонна ашлык җыеп алучы. Иң югары уңыш алучылар арасында икенче урында — Авыргазы (һәр гектардан уртача 44 центнер), өченче урында Чакмагыш (41,6 центнер) районнары. Илеш һәм Гафури районнарында да һәр гектардан 40 центнердан күбрәк уңыш алына.


Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас