+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
16 август 2022, 10:43

Аяз көннәр нәтиҗәле файдаланыла

Авыл хуҗалыгында кызу эш чоры.

Аяз көннәр нәтиҗәле файдаланылаАяз көннәр нәтиҗәле файдаланыла
Аяз көннәр нәтиҗәле файдаланыла

"Бүгенгә бөртекле һәм кузаклы культураларның 27 проценттан артыгы (478 мең гектар) чаптырылган, 436 мең гектардан артык суктырылган. Тулаем 1 миллион 338 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңдырышлылык - гектардан 31 центнер", - диде бүген оператив киңәшмәдә республика Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

- Дашбордта бөртеклеләрне районнар буенча җыябыз. Бөртекле һәм кузаклы культуралар суктыру буенча алдынгылар: Стәрлетамак (107 мең тонна), Илеш (79 мең тонна), Авыргазы (59 мең тонна), Кырмыскалы (58 мең тонна), Бүздәк (54 мең тонна) һәм Чакмагыш (49 мең тонна) районнары.

Көзге культуралар буенча бүген 195 мең гектардан артык чабылган, бу - планның 74 проценттан артыграгы. Шуның 75 проценты арыш һәм 64 проценты көзге суктырылган. 570 мең тоннага якын ашлык җыелган (уңдырышлылык - һәр гектардан 31,2 центнер, былтыр - 15,8 центнер, 2020 елда - 28,7 центнер). Көзге культураларның тулаем җыемы буенча Стәрлетамак (39 мең тонна), Дәүләкән (33 мең тонна), Куергазы (25 мең тонна), Авыргазы (27 мең тонна) һәм Мәләвез (25 мең тонна) районнары алда бара.

Майлы культуралардан 7 мең 390 тонна көзге шепкән (6,4 мең га яисә 80%) орлыгы җыелган, уртача уңыш - 11,6 ц/га). Һичшиксез лидер - Бәләбәй районы, аның хуҗалыклары 2 мең 600 тоннадан артык шепкән җыйган. Кайбер хуҗалыклар рапс, җитен һәм горчица җыюга кереште. Бу культуралар буенча 4 мең 500 тоннага якын ашлык суктырылган.

Республиканың 24 районы хуҗалыклары көзге культураларны чәчүгә кереште. Алар планнан 5,5 проценттан артык чәчелгән.
Бүген, шулай ук, мал азыгы хәзерләү дәвам итә. Аграрийлар тарафыннан азык-төлеккә ихтыяҗның 80 процентка якыны хәзерләнде, - диде ул.

Фото: selskieogni.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас