+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
17 Августа 2022, 05:31

“Бәхетне читтән эзләмә, Бәхет – туган якларда”

Дүртөйле төбәгендә уңышлы эшләүче фермер Рөстәм Төхбәтуллин шулай ди.Рөстәм Төхбәтуллин – Дүртөйле районында уңышлы эшләп килүче фер­мерларның берсе. Яшь булуына карамастан, үзе туып-үскән Әсән авылы халкы арасында да, җитәкчеләр даирәсендә дә абруе зур. Рөстәм Нурулла улы­ның крестьян-фермер хуҗалыгы биләмәләренә кызу урак чорында барып чыктык.

“Бәхетне читтән эзләмә, Бәхет – туган якларда”“Бәхетне читтән эзләмә, Бәхет – туган якларда”
“Бәхетне читтән эзләмә, Бәхет – туган якларда”
Әсән авылына илтүче зур юл буендагы арпа басуының тезмәләре җәйге кояш нурында сап-сары булып күзләрне чагылдыра. Басу кораблары янында крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгының “Нива”сы да күренде.
— Мул уңыш үстергәнсез! — ди Дүртөйле районы хакимиятенең мәгълүмат-консультация үзәге директоры Данис Ишмакаев, фермерның кулын кысып. — Тезмәләрнең калынлыгыннан ук чамалап була.
— Әйе, уңыш яхшы, — ди Рөстәм Нурулла улы, тыйнак кына. — Хәзер бөтен көч­не ашлыкны тиз арада, башаклар тулы чакта җыеп алуга юнәлтәбез.
Рөстәм Төхбәтуллин крестьян-фермер хуҗалыгына 2014 елда нигез салган.
— Кечкенәдән туган як басуларына гашыйк кеше мин, — дип уртаклашты ул. — Һәр нәрсәнең үз вакыты, диләр бит. Мин дә яшьлегем язында башка өлкәдә хезмәт салсам да, тора-бара аграр тармакка килергә, үз эшемне ачарга карар иттем. Туган авылым басуларыннан 230 гектар җирне арендага алып, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырдым, икмәк үстерә башладым, арытаба инде терлекчелек тармагында да үз көчемне сынарга булдым.
Адәм баласы үзенең якты уй-ниятләре, максатлары белән матур киләчәгенә нигез сала. Рөстәм Нурулла улы да озак еллар күңелендә йөрткән хыялын чынбарлыкка әверелдерә. Моның өчен, әлбәттә, көчен дә, вакытын да кызганмаска, хәләл тирен түгәргә туры килә. Тик ул бүген үкенми.
— Тырышсаң, куйган максатыңа ирешеп була, — ди ул. — Эш башлаганда, әлбәттә, күңелне шик-шөбһәләр дә кимергәләде, әмма “Күз курка, кул эшли”, — ди бит ха­лык, акрынлап, барысы да җайга салынды. Һәр башлангыч­ның уңышлы нәтиҗәсе булсын өчен эзмә-эзлеклелек белән үҗәтлек тә кирәк, бу хакыйкатьне мин үз мисалымда бик яхшы үзләштер­дем. Гаиләм, тормыш юлдашым Земфира – ышанычлы терәгем. Хатыным крестьян-фермер хуҗалыгы­бызның барлык исәп-хисап эшләрен алып бара. Унөч яшьлек улларыбыз Руслан һәм Рамил, хәтта биш яшьлек Данияр да машинама утырып басуларга чыгарга ярата, техника белән кызыксыналар. “Димәк, алмашчылар үсә!” — дип сөенеп куям эчтән генә.
Үз эшен 230 гектар җирне арендага алып башлаган фермерның бүген 1500 гектар биләмәсе бар. Икмәк үстерү белән беррәт­тән, ул терлекчелек тармагында да уңышлы эшли. Төхбәтуллиннар хуҗалы­гын­да югары сыйфатлы сөт һәм ит җитеш­терелә.
— Көн саен 13 центнер сөт сата­быз, — ди әңгәмәдәшем. — Бу өлкәдә Дүр­төй­ле­дәге “Сыроторг” җәмгыяте белән хезмәттәшлек итәбез. Итне дә Дүртөйле шә­һәренең кибет­ләренә озатабыз.
Рөстәм Нурулла улы туган авылының бүгенгесе, киләчәге өчен җан атучы шәхес­ләр­дән. Юкка гынамыни ул, авырлыклардан куркып тормыйча, биредә крестьян-фермер хуҗалыгы оештырган! Бүген Әсәннең игелекле улы авылдашларының көнкүрешен яхшыртуга зур өлеш кертә. Кышын аның тракторлары авыл урамнарын кардан чистарта, җәен төзекләндерү эшләрендә катнаша. Авылда оештырылучы барлык мәдәни чараларның иганәчесе буларак та чыгыш ясый ул.
— 2019 елда “Әсән” хуҗалыгы банкрот дип игълан ителгәч, мин аның барлык биналарын сатып алдым, акрынлап төзеклән­дереп киләм, — ди ул.
Бүген Төхбәтуллиннар хуҗалыгының матди-техник базасы ныклы, ике комбайннары, ике “Т-150”, “К-700”, җиде “Беларус” трактор­лары, барлык төр авыл хуҗалыгы тагылма җиһазлары бар.
— Моннан өч ел элек эшебезне үстерү өчен 7,5 миллион сумлык грант алуга иреш­тек. Бу акча, әлбәттә, зур ярдәм булды, — ди фермер. — Хөкүмәтебезгә, район хаки­мия­тенә күр­сәткән даими хәстәрлек өчен бик рәхмәтлебез.
Әсән фермеры хуҗалыгында 25 кешегә эш урыны булдырылган, аларга вакытында лаеклы хезмәт хакы түләнә. Ул уртача 30 мең сум тәшкил итә.
— Авыл җирендә бүген проблемалар юк түгел, — ди мәкалә герое. — Эшче куллар җитмәвен әйтми мөмкин түгел. Аннан үстерел­гән игеннең күпмесендер дәүләт сатып алу тәртибе булсын иде. Әлбәттә, базар шартларында сатып алучыны үзебез эзләргә тиешбез, әмма әлеге вакытта табышның күп өлеше алыпсатарлар кесәсендә утырып калуы күңелне кыра. Ә киләчәккә планнарга тукталганда, эшчән­легемне тагын да киңәй­тергә, авыл хуҗалыгы продукциясен тагын да күбрәк җитештерергә ниятлим.
Шул ук вакытта...
Дүртөйле районы хакимиятенең мәгъ­лүмат-консультация үзәге директоры Данис Ишмакаев әй­түенчә, бүген районда аягында ныклы басып торучы 12 крестьян-фермер хуҗа­лыгы бар. Аларның һәр­кайсысы игенчелек һәм малчылык продукциясе җитештерүгә үзенең лаеклы өлешен кертә.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.

Фото: М.Латыйпова.
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас