+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
17 Августа 2022, 07:13

Инвесторга нинди ярдәм чаралары каралган?

Башкортстанның Мәләвез районында игенчелекне үстерүнең инвестиция проектын авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын арттыру исәбенә гамәлгә ашырырга планлаштыралар.

Инвесторга нинди ярдәм чаралары каралган?Инвесторга нинди ярдәм чаралары каралган?
Инвесторга нинди ярдәм чаралары каралган?
"Хлебодаровка" крестьян-фермер хуҗалыгы башлангычын "Инвестиция сәгате" форматындагы чарада Инвестицион комитет утырышында карадылар. Проектка салынган инвестицияләрнең гомум күләме 770 миллион сум дип бәяләнә, аны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 55 эш урыны булдырылачак.

- Республиканың көньягында авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын арттырырга инвестор мелиорацияне үстерү программасында катнашу хисабына планлаштыра, - ди авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Программада катнашу инвесторларга сугару системаларын төзүгә чыгымнарның яртысына кадәр капларга мөмкинлек бирәчәк.

Әлеге вакытта проект бизнес-планлаштыру, җир-милек мәсьәләләрен хәл итү һәм авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу буенча сөйләшүләр алып бару этабында тора.

Республиканың Инвестицион комитеты проектка "өстенлекле" статус бирде. Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы мелиорацияне үстерү дәүләт программасы буенча субсидияләр җәлеп итүдә ярдәм күрсәтәчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас