

Бүгенгә бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданының 30 проценты (526 мең гектар) чабылган, 489 мең гектардан артык суктырылган. Тулаем 1 миллион 496 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңдырышлылык - гектардан 31 центнер.
Районнар буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар суктыру буенча алдынгылар рәтендә - Стәрлетамак (119,5 мең тонна), Илеш (87,8 мең тонна), Авыргазы (64,3 мең тонна), Кырмыскалы (62,9 мең тонна), Чакмагыш (61,1 мең тонна) һәм Бүздәк (58,4 мең тонна) районнары.
Көзге культуралар буенча бүген 206,3 мең гектар чабылган, бу планнан 78 проценттан артык, 195 мең гектарга якыны суктырылган. Шуның 80 проценты көзге арыш һәм 68,5 проценты көзге бодай. 609 мең тоннадан артык ашлык җыелган.
Көзге культураларның тулаем җыемы буенча Стәрлетамак (42,3 мең тонна), Дәүләкән (37,4 мең тонна), Авыргазы (27,5 мең тонна), Куергазы (26,1 мең тонна), Мәләвез (24,8 мең тонна) районнары хуҗалыклары алда бара.
Фото: gorobzor.ru