— Уңыш яхшы. Техникаларыбыз ватылусыз эшли, басу батырларыбыз ике сменада – көнне төнгә ялгап хезмәт сала, — диде крестьян-фермер хуҗалыгы идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов. — Әлеге вакытта арпа урып-җыябыз. Аны 2930 гектарда үстердек.
Рөстәм Мөнәвир улы әйтүенчә, “Гайфетдинова” хуҗалыгының 7 мең гектарга якын җире бар, 4800 гектарда бөртеклеләр игелә. “880 гектарда — уҗым культуралары, 710 гектарда — бодай, 200 гектарда җитен үстердек. 600 гектарда кукуруз бар, шулкадәр үк мәйданда —печәнлек”, — диде ул.
“Гайфетдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге хакында язганда шуны ассызыклыйсы килә: аның уңганнары районның кайчандыр ташландыкка әйләнеп, чүп үсеп утырган басуларын яңадан әйләнешкә кертү өлкәсендә җитди эшли. Былтыр шундый хуҗасыз мәйданнарның 2000 гектарын эшкәртеп, иген үстергәннәр. Быел арыш чәчәр өчен янә 500 гектар ташландык басуларны эшкәртеп әзерләп куйганнар.
Рөстәм Мөнәвир улы билгеләвенчә, быел хуҗалык эшчәннәре уҗым культураларын 2 мең гектарда чәчәргә ниятли, бу, былтыргы күләм белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк.
Агропредприятие басуларында урып-җыю эшләренә җәмгысы 26 берәмлек техника җәлеп ителгән, шул исәптән дүрт комбайн, прицеплы җиде “КамАЗ”. Аларның эшчәнлеген онлайн-режимда күзәтеп була. Гомумән, хуҗалыкта алдынгы технологияләр кертүгә зур игътибар бирелә.
“Гайфетдинова” крестьян-фермер хуҗалыгының идарәсе Иске Бикмәт авылы янында урнашкан, биредә үк ашханәсе, техника базасы бар. Бүген, кызу урак чорында, предприятиедә 40 кеше хезмәт сала. Басу батырлары көненә ике тапкыр кыр ашханәсендә бушлай туклана.
— Безнең хуҗалык терлекчелек белән дә җитди шөгыльләнә, мал симертеп сатабыз, — ди Рөстәм Шаһиәхмәтов. — Утарларыбызда 2000 баш үгез асрала. Маллар өчен азык мулдан хәзерләнә. Терлекчелек каралтылары янына печән былтыргыга караганда күбрәк тупланып куелды да инде. Сенаж, силос та күбрәк булачак.
Комбайнчылар Роберт Ахунов, Марсель Билалов, Рәлиф Тимерҗанов, йөк машиналары водительләре Әлфит Хәбибуллин, Илдус Фазлетдинов, Рөстәм Исламов, Сәгыйть Мусин, Илвир һәм Илнур Солтановлар, Урал Гобәев хакында мактау сүзләре генә ишетергә мөмкин. Куәтле тракторларда ике сменада җир эшкәртү белән шөгыльләнүче механизаторлар Фидаил Галимов, Кадыйр Мусин, Ранис Мостафин, Радик Фәезов, Рәфис Сарваев та — үз һөнәренең чын осталары. Ашлык чабуда Илмир Гыйлемҗанов белән Денис Сәфәров та сынатмыйлар.
– Көненә 100-120 гектар ашлык урып-җыябыз, — ди игенчеләр. — Алтын диңгез кебек тирбәлеп утыручы тук башаклы басуларга карап, күңел сөенә.
Шул ук вакытта...
Борай районы авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев белдерүенчә, быел районда бөртеклеләр 35 мең гектарда үстерелгән, шуның 7 мең гектарын уҗым культуралары били. Бүгенге көнгә ашлык 15 мең гектарда урып-җыелган, уртача уңыш гектарыннан 24 центнер тәшкил итә.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Борай районы.
Рәсемдә: Рәмис Гыймалетдинов һәм Айдар Ямуров