

"Республикада урып-җыюның кызу мәле. Бүген республика игенчеләре терлек азыгы хәзерләүне төгәлләү алдында, бөртекле культураларны җыю дәвам итә, көзге арыш чәчү бара, көзге бодай чәчү башланган.
Бүгенгә 42 процент бөртекле һәм кузаклы культуралар (737 мең гектар) суктырылган, барлык мәйданның 40 проценты яисә 746 мең гектардан уңыш җыеп алынган. Тулаем җыем 2 миллион 104 мең тонна тәшкил итә, бер атна эчендә 766 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш - гектардан 30 центнер.
Уҗым культураларын җыю төгәлләнеп килә. Бүгенгә 240 мең гектар (88 процент) суктырылган. Шуның 93 проценты - арыш, 84 проценты - бодай. 730 мең тоннага якын ашлык суктырылган . Уңдырышлылык: быел - гектардан 31,8 центнер, үткән елда - 15,8 центнер, 2020 елда 28,7 центнер иде.
13 район көзге культураларны җыюны төгәлләде, алар - Балтач, Бөре, Ишембай, Караидел, Краснокама, Учалы районнары", - диде бүген оператив киңәшмәдә республика Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Фото: bashinform.ru