+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
25 август 2022, 10:45

“Сөт иле” фестиваленә килегез, үкенмәссез!

Русиядә иң зур сөт бәйрәме буларак танылган “Сөт иле” гаилә фестивале уфалыларны һәм кунакларны, файдалы эчемлек яратучыларны янә сәламләүгә бик шат.

“Сөт иле” фестиваленә килегез, үкенмәссез!“Сөт иле” фестиваленә килегез, үкенмәссез!
“Сөт иле” фестиваленә килегез, үкенмәссез!

Юбилейлы унынчы фестиваль 27 августта Уфаның Салават Юлаев исемендәге мәйданында узачак. Традиция буенча, кунакларны «Русия сөте» компанияләр төркеменең «Беренче тәм» сәүдә маркасыннан бер стакан сөт белән сәламләү көтә. Исегезгә төшерәбез, узган елларда фестивальгә килүчеләр бер мәйданчыкта эчелгән сөт күләме буенча рекордчылар булды, бу - 60 мең стакан, яки 12 тоннадан артык сөт.

Уфалылар һәм башкала кунаклары өчен юбилей фестивалендә традиция буенча яраткан аттракционнар, спорт мәйданчыклары, фудкорт зонасы, сөт ярминкәсе, ферма, балалар өчен осталык дәресләре эшләячәк. Фестиваль концерт программасы белән озатылып барачак, килүчеләрне танылган шәхесләрдән күңелле сюрпризлар көтә.

Сөт бәйрәмендә Башкортстанның Кулинарлар, рестораторлар һәм отельерлары ассоциациясе ел саен уздырыла торган "GastrоMaster 2022" республика Кулинария чемпионатын уздырачак, анда Башкортстан һәм Русиянең иң яхшы пешекчеләре катнашачак. Килүчеләр, үз чиратында, осталар әзерләгән ризыкларның тәмен татып карый һәм бәяли алачак.

Чемпионат кысаларында «Торатау» Конгресс-холлы каршындагы мәйданда чара кунаклары өчен кулинар җәннәт - «КуРай» урам Гастрономия фестивале ачылачак. Биредә республика территориясендә яшәүче төрле халыкларның милли ишегаллары урнашачак, локациягә килүчеләр аларның гореф-гадәтләре һәм мәдәниятләре белән танышачак, башкорт, урыс, татар, мари, чуваш, белорус, әрмән һәм башка кухняларның тәмле ризыкларын авыз итә алачак.
Фестиваль 10.00 сәгатьтә башлана.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас