+18 °С
Облачно
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Авыл хуҗалыгы
26 Августа 2022, 06:14
Алда көтсен әле бик күп ямьле җәйләр!
Шундый күркәм парлар бар: аларга карап, “Ходай боларны нәкъ бер-берсе өчен яраткан” дигән фикергә киләсең. Ярты сүздән аңлашып яшәгәч, дөньясын да гөрләтеп көтәләр, туган-тумача, дус-танышлар арасында абруйлары да зур. Бүгенге сурәтләмәбездә күпләргә үрнәк булырлык гаилә белән таныштырабыз.
Алда көтсен әле бик күп ямьле җәйләр!
Дүртөйле районының Йосып авылында гомер кичерүче Былбыл һәм Рәхимҗан Актыевлар белән танышуыбыз очраклы булмады: алар “ВКонтакте” социаль челтәренең “Кызыл таң” гәзите үзенең битендә оештырган онлайн-бәйгедә җиңеп чыкты. Әлеге бәйге авыл уңганнарының кызу печән чорындагы эшчәнлеген яктыртуга багышланып, гәзит укучыларыбыздан бу темага килгән фотолар буенча тавыш бирү оештырылды. Бәйге җиңүчесе исеме өчен көрәш киеренке барды, нәтиҗәдә, иң күп тавыш җыеп, Актыевлар гаиләсе беренче урынны яулады.
Йосып авылына килеп җитеп, кирәкле урамга кергәч тә бер капка алдында бәйрәмчә киенгән халык җыелып торуын күрдек. Бактың исә, җиңүчеләребез нәкъ шунда яши икән.
— “Кызыл таң” гәзитеннән Актыевларны котларга киләләр, дигән хәбәрне ишеткәч, читтә кала алмадык, — дип елмаеп каршы алды безне Йосып авылының “Ахирәтләр” ансамбле әгъзалары. — Алар бит авылыбызның бик хөрмәтле кешеләре, һәркемгә ярдәмчелләр, ачык йөзлеләр! Шундый күңелле вакыйга уңаеннан шатлыкларын уртаклашырга килдек.
“Ахирәтләр” ансамбле шунда ук җыелучылар хозурына берничә күңелле концерт номеры тәкъдим итте. Аннары йорт хуҗалары барыбызны да татар халык ашларыннан сыгылып торган табын түренә чакырды.
— Безнең Былбыл апа белән Рәхимҗан абый — шундый кунакчыл кешеләр, — диде урындагы мәдәният учагы мөдире Светлана Сәхибгәрәева. — Җиң сызганып эшли дә, матур итеп ял итә дә беләләр. Өлкән яшьтә булуларына карамастан (Рәхимҗан абыйга — 65, Былбыл апага 63 яшь), каралты тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар, дөньялары гөл-чәчәккә күмелгән.
— Аларның “Кызыл таң” гәзите оештырган онлайн-бәйгедә катнашуын белгәч, барлык авыл белән, алай гына да түгел, читтә яшәүче авылдашларга да сылтама җибәреп, дәррәү тавыш бирдек, — дип сүзгә кушылды авылның баш китапханәчесе Резеда Ситдыйкова. — Изге күңелле, уңган Актыевлар җиңүен белгәч, башыбыз күккә тигәндәй булды.
Йосып авылы егете Рәхимҗан белән Дүртөйле районы Урманасты авылы кызы Былбыл моннан 41 ел элек гаилә коралар. Дүртөйледә маршрут автобусы водителе булып эшләүче егет мөлаем карашлы, сөйкемле кондуктор кызга бер күрүдән гашыйк була. Былбылга да коллективтагы абруйлы егет бик ошый.
— Өйләнешер алдыннан Былбылдан: фатир алып, шәһәрдә яшибезме, әллә авылга кайтып, өй салабызмы, дип сорадым, — ди Рәхимҗан Даян улы. — Ул: “Әйдә, авылда йорт төзик!” — дигәч, аңа булган сөюем бермә-бер артты. Ни дисәң дә, язмышымны туган авылымнан башка күз алдына китерү дә авыр иде миңа. Шулай итеп, иңгә-иң куеп, тормыш көтә башладык, йорт та төзедек, ике кыз тәрбияләп үстердек. Былбыл гомер буе “Танып” хуҗалыгында хисапчы булып эшләде, мин исә “Танып”та, арытаба “кара алтын” чыгару тармагында водитель булдым.
Актыевлар икесе дә “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исемгә лаек, гаилә архивында тырыш хезмәтләре өчен бихисап Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары саклана. Кызлары да, әти-әнисенең өметен аклап, җәмгыятебез өчен кирәкле, файдалы шәхесләр булып үскән. Гөлгенәләре – юстиция подполковнигы, Уфа шәһәрендә яши һәм эшли, Гөлнурлары — банк хезмәткәре, Нефтекамада яши. Рәхимҗан абый белән Былбыл апа оныкларын тәрбияләшүдә бик теләп катнашалар.
— Без гомер буе “Кызыл таң” гәзитен укып яшәдек, — ди Актыевлар. — Бу басмада, әйткәндәй, заманында безнең авылдашыбыз, үзеннән соң зур иҗади мирас калдырып, исемен туган як тарихына, халык хәтеренә уеп язган күренекле журналист Рәзил Фазылов эшләве белән дә ихлас горурланабыз. Аның бу якты дөньядан китүенә инде ике дистә елдан артык вакыт үтүенә карамастан, үткер каләме астыннан чыккан очерклары, мәкаләләре, якты образы күңел түрендә. Ә Рәзил Әюп улының туганы Рәзилә ханым бүген дә Йосыпта гомер кичерә, авылыбызның йөзек кашы булган “Ахирәтләр” ансамбле әгъзасы да әле ул.
Йосып авылында бик бердәм, уңган халык яшәве беренче караштан ук күзгә ташлана: йорт һәм каралтылар төзек, матур итеп буялган, бакчалар чәчәккә күмелгән, капка алларында — берсеннән-берсе “текәрәк” җиңел машиналар. Рәхимҗан абыйның исә сагынганда кызлары, оныклары янына җилдереп кенә барыр өчен өр-яңа иномаркасы да, йөкләр ташыр өчен
“ГАЗел”е дә, ишле мал-туарларына печән хәзерләр өчен тракторы да бар. “Үз гомеремдә 20 төрле техника алдым”, — ди ул.
Авылдашларыннан мәкаләм геройлары турында җылы сүзләр генә ишеттем.
— Рәхимҗан язын барыбызның да бакчаларын сөреп бирә, суган утыртканда бер килә, бәрәңге утыртканда икенче – бер генә тапкыр да үтенечебезне кире какканы юк, — ди “Ахирәтләр” әгъзалары. — Берәребез сырхап китсә, дәваханәгә илтергә дә авырсынып тормый. Мәрхүм булган авылдашларны соңгы юлга озатуда да машинасы белән зур ярдәм күрсәтә.
Менә шулай, авылдашларының терәк-таянычы булып, изге гамәлләр кылып яши Рәхимҗан Даян улы.
— Бөек Ватан сугышы ветераны булган әтием: “Улым, бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди халык. Яше-картына ярдәмчел бул”, — ди торган иде. Үзе шулай яшәде, безне, балаларын да, игелекле итеп тәрбияләде. Әйткәндәй, шушы көннәрдә әтиемә, исән булса, 100 яшь тулган булыр иде, тик ул 58 яшендә үк бакыйлыкка күчте, — ди йорт хуҗасы. — Авыл тормышын яратуым да балачактан килә. Әти белән печән хәзерләгән чаклар сагындыра. Ул вакытта кулда, әлбәттә, чалгы иде. “Их, шушы чалгыга берәр мотор куеп булса икән!” — дип хыялланган малай мин. Әле дә печән чорын түземсезлек белән көтеп алам. Иртә таң белән тракторымда болыннарга чыгып китәм, кояш баегач кына кайтып керәм. Туган як табигате кочагында кинәнеп эшлим.
Авылым дип җан атучы Рәхимҗан Даян улы үзенең һәм авылдашларының күңелен борчыган проблема белән дә бүлешми кала алмады.
— Авылыбызның яме булган Олы Кәргән күле елдан-ел саега, аны суүсемнәр баса. Болай барса, ел саен аккошлар килә торган күлебез сазга әйләнергә мөмкин бит. Төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп карыйбыз, тик әлегә проблеманы хәл итә алмыйбыз, — диде ул. — Моннан тыш, Йосыпта эчәр суның сыйфаты бик яхшы түгел. Әлеге мәсьәләне дә күтәреп чыктык, тиз арада уңай чишелеш табыласына ышанасы килә...
Туган якны хезмәтләре белән ямьләп, авылларының бүгенгесе һәм киләчәге күркәм булсын дип янып яшәүче Актыевларга тигез, озын гомер телик. Алда әле аларны бик күп җылы, печәнле, җиләкле җәйләр көтеп торсын!
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
Фото: М.Латыйпова
Автор:
Миләүшә Латыйпова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"