

Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Данир Әхмәдишин белдерүенчә, төбәктә быел бөртекле-кузаклы культуралар 46 мең гектарга якын мәйданда үстерелгән, шуның өчтән бер өлешендә уңыш җыеп та алынган.
— Уңайлы һава торышын исәпкә алып, урак темпын тагын да арттыруны максат итеп куйдык, — ди районның аграр хезмәте башлыгы. — Хәзерге чорда район буенча иртә бөртеклеләр бер тәүлектә 3-4 мең гектарда җыеп алынса, якын көннәрдә бу күрсәткечне 7 мең гектарга җиткерү мөмкинлеге бар.
Моны район басуларында тупланган куәтле урып-җыю техникасы тәэмин итә. Гомумән, хуҗалыкларның техника паркын яңарту буенча соңгы 5 елда төбәктә күп эшләнде, атап әйткәндә, дәүләтнең финанс ярдәме белән өстенлекле шартларда берничә дистә ашлык комбайны сатып алынды.
Заманча авыл хуҗалыгы предприятиеләре барлыкка килү дә тармакны яңа техника белән тулыландыруга саллы өлеш кертте. “Раевка”, “Урал ашлык компаниясе” кебек хуҗалыкларда урып-җыю эшләренең көйле һәм җитез темплар белән баруы да техника паркының югары җитештерүчәнлеккә ия булуыннан.
Күптармаклы “Раевка” җәмгыятендә, мәсәлән, иртә бөртеклеләр 8 мең гектардан артык мәйданны били. Хуҗалыкта быелгы уракның янә бер үзенчәлеге булып уңыш муллыгы тора. Аеруча уҗым бодае куандыра, 63 гектарлы бер басуда, мәсәлән, гектардан төшем 65 центнер тәшкил итте. Әйтергә кирәк, район буенча көзге бодай 3 мең гектарга якын мәйданда үстерелде, әлеге чорда гектардан уртача уңыш 37 центнер белән килә.
Авыл хуҗалыгы бүлеге мәгълүматларыннан күренүенчә, басучылыкта ел уңайлы килә, атап әйткәндә, бөртекле культуралар уңышы былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырырлык та түгел. Борчак тоташ районда җыеп алынган, уртача гектар күрсәткече 30 центнер тәшкил итә. Гомумән, сабанашлык бөртеклеләр сынатмады, арпа һәм солыдан гектардан уңыш — 32 центнер тирәсе, бодайдан шул чамадан артыграк булыр дип көтелә. Тәүге нәтиҗәләрдән чыгып фаразлаганда, районда ашлыкның тулай җыемының 100 мең тоннадан артачагы көн кебек ачык.
Трунтаиш авылы фермеры Рәфис Мортазин да быелгы уңыштан бик канәгать. Банкротлыкка чыккан “Сәламәт” җәмгыятеннән калган җирләрдә ул крестьян хуҗалыгын 5 ел элек оештырган. Биләмәгә алынган басулар мәйданы тәшкил итә, хуҗалык тоташы белән үсемлекчелеккә махсуслашкан. Эшчәнлектә сайлап алынган юнәлешнең сәбәбе бик гади: Рәфис Рәис улы — белгечлеге буенча агроном, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Төп һөнәре буенча эшчәнлеген туган авылындагы Тельман исемендәге хуҗалыкта башлап җибәрә, баш белгеч дәрәҗәсенә күтәрелә. 50 яшендә дәрт итеп, үз эшен ачып җибәрүен авылдашлары хуплый, чөнки җир эшенә кулы ятканын фидакарь хезмәте белән раслый бит ул.
Әйткәндәй, Рәфис Мортазин белән аталышы ук сәеррәк яңгырашлы “Сәламәт”тә ул агроном вазыйфасында чагыннан танышбыз. Хәзер ир узаманының үзен тотышыннан ук булдыклы җитәкче чалымнары ярыйсы гына сизелеп тора. Сүзгә саранрак булса да, әңгәмә барышында хезмәтенә җаны-тәне белән бирелгән белгеч сыйфатында шактый ачылып китте:
— Сабанашлык бөртеклеләрдән быел арпа, бодай, солы үстердек. Уҗым культураларыннан чәчү әйләнешендә бодай ныклы урын алды – бу үткән еллар тәҗрибәсеннән чыга. Гомумән, көзге бодай безнең як басулары өчен бик тә отышлы. Быел да расланды бу – 120 гектарлы басуда гектардан уңыш 45 центнер тәшкил итте. Әлеге вакытта комбайннар арпа ура, ахыргы нәтиҗә билгеле түгел, әмма гектардан 30 центнердан ким булмас, дип ышанам.
Хуҗалыкта игеннәрне урып-җыюга ике комбайн һәм бер “КамАЗ” җәлеп ителгән. Комбайнчылар Идрис Әхмәдуллин белән Филүс Йомагуҗин биредә крестьян-фермер хуҗалыгы оештырылганнан бирле хезмәттә. Җитәкче аларның фидакарь эшеннән канәгать, чөнки электән алдынгы механизатор булып танылган басу батырлары вакыт белән исәпләшми, иртәнге чыктан кичке караңгыга кадәр штурвал артында. Хезмәтнең нәтиҗәсе дә күренеп тора – тәүлегенә икесе 100 тоннага якын ашлык суктырып ала.
Шофер Рим Шәфыйков “басу — ындыр табагы” конвейерының төгәл эшләвен тәэмин итә. Амбар мөдире Илдар Хафизов белән ындыр табагы машинисты Илгиз Зарипов, ашлыкны кабул итеп, аны җиткелекле эшкәртү хәстәрен күрәләр.
Киләсе уңыш турында да онытмыйлар хуҗалыкта. Уҗым культураларын чәчүгә әзерлек бара – пар басулары комплекслы эшкәртелә. Аларда көзге бодайны 305 гектарда чәчү планлаштырыла.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.