+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
27 Августа 2022, 04:40

“Сөт иле”ндә республиканың җитештерү потенциалы тәкъдим ителә

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

“Сөт иле”ндә республиканың җитештерү потенциалы тәкъдим ителә“Сөт иле”ндә республиканың җитештерү потенциалы тәкъдим ителә
“Сөт иле”ндә республиканың җитештерү потенциалы тәкъдим ителә

“27 августта Уфа "Сөт иле" юбилей, унынчы фестивален кабул итә. Бу - гаилә бәйрәме генә түгел, ә республикабызның җитештерү потенциалын тәкъдим итү.

Алдагы фестивальне уздырганнан бирле без сыйфатлы алга китеш ясадык: 2022 елның беренче яртысында Башкортстанда 823,6 мең тонна сөт җитештерелде - бу Русиядә җитештерелгән икенче күрсәткеч (илдә җитештерелгән продукциянең 5 процентка якыны). Савым тотрыклы үсә - соңгы биш елда ул елына 4,82 тоннадан 6,46 тоннага кадәр артты. Сөттән тыш, бу әле башка товарлар - сырлар, эремчек, туңдырма, кымыз өчен чимал да.

Шулай булгач, сөт продукциясе өлешендә республика үзен тулысынча тәэмин итә, шуңа күрә безнең җитештерүчеләр актив рәвештә экспортка чыга. Казахстан һәм Кытай белән хезмәттәшлек җайга салынды, яңа базарларда ныгып калу өстендә эшлибез. Санкцияләр шартларында бу мөһим өстенлек, җитештерүгә инвестицияләр өчен акча чыганагы. Әйтик, бер ай элек чираттагы "Инвестсәгать"тә республикада бишенче роботлаштырылган сөт фермасы проектын каралды.

Тармакны үстерү һәм яңа планнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча без "Сөт иле" фестиваленең эшлекле өлеше кысаларында фикер алышачакбыз. Аерым алганда, дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге базасында терлекләрнең элиталы токымнары эмбрионнарын күпләп җитештерүне җайга салырга планлаштырабыз, алар югары продуктивлы һәм климат шартларына яраклашырга сәләтле. Бу күләмнәрне һәм продукциябезнең сыйфатын арттырачак, безне төп максатка - әлеге күрсәткеч буенча Русиянең иң яхшы төбәге булуга якынайтачак.

Барыгызны да Салават Юлаев мәйданына килергә һәм туган ягыбызның сөтчелек байлыгын бәяләргә чакырам! Фестиваль кунаклары өчен аттракционнар, сөт ярминкәләре һәм фермалары белән бай күңел ачу программасы әзерләнгән”, - дип яза Андрей Назаров.

Фото: vk.com/agnazarov

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас